Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Чирмешән ЭтноГүзәлләре” милли туй киемнәрен дә күрсәттеләр

Узган атнада район мәдәният йортында Беренче ачык район милләтара “Чирмешән ЭтноГүзәле-2021” матурлык һәм нәзакәтлелек бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен районыбызның 15 гүзәл заты көч сынашты.

Бәйгедә татар, чуваш, мордва, рус милләтләре вәкилләре катнашты. Иң кечеләренә 14әр яшь булса, иң өлкәненә – 28. Визит карточкасында кызлар үзләре белән таныштырдылар. Кайберләре бу биремне туган телләрендә башкарды.

Сосновка авылыннан 16 яшьлек Анна Иванова Ульяновка мәктәбендә 10 нчы сыйныфта укый. Аның яраткан фәннәре – чуваш теле һәм әдәбияты. Шулай ук спорт, җыр, бию белән дә кызыксына. Киләчәген сәнгать белән бәйләргә ниятли.

- Бәйгегә мин әнием белән әзерләндем. “Уяв”, “Учук”, “Чуваш сандугачы”нда катнашканым булса да, мондый чарада беренче тапкыр, - диде Анна. – Үземне сынап карыйсым килде. Монда бик әйбәт кызлар белән таныштым, барысы да безнең районда дус, тату яшәүче милләтләрнең чын гүзәлләре. Үзем өчен шактый тәҗрибә тупладым.

Тутырма, урама, хуплу, бавырсак, шыртан, коймак, хуран кукли, авыл ипие... Икенче биремдә бәйгечеләр жюри әгъзалары игътибарына үз халыкларынынң милли ризыкларын тәкъдим итсә, дефиле өлешендә кызлар милли туй киемнәрен күрсәттеләр.

 

“Үзегезнең хыялыгыз турында сөйләгез”, “Киләчәгегезне авыл белән бәйләр идегезме?”, “Кинәт 1 миллион акча отсагыз, аны нәрсәгә тотар идегез?”, “Авыл тормышын ничек үзгәртер идегез?” һәм башка шундый сорауларга гүзәл затларыбыз блиц-сорашу биремендә җавап бирделәр. Шунысы сөендерә, кызларның күбесе киләчәк тормышларын туган авыллары белән бәйләп, аларны үстерүгә теләкләрен белдерде.

Катнашучылар сәнгать осталыкларын   йомгаклау өлешендә – музыкаль өй эше биремендә күрсәттеләр.

- Шунысын әйтергә кирәк, “Чирмешән гүзәле” инде күп еллар дәвамында үткәрелсә, “ЭтноГүзәл” бәйгесен оештыру идеясе быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бәйле туды, - диде оештыручыларның берсе Альмир Жораев. – Кызлар алдында, беренче чиратта, үз милләтләренең традицияләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтү бурычы куелган иде. Бу бәйгедә милли гүзәллеккә өстенлек бирелә.

 

Бәйге нәтиҗәләре буенча Сосновка кызы Анна Иванова җиңүче булды. Кара Чишмәдән Рәдилә Халикова һәм Яңа Элмәледән Арина Ухливанова – 1нче һәм 2нче вице этногүзәлләр. Илүзә Шәяхмәтова, Асылъяр Газимова һәм Сильвия Еферова “Халык традицияләрен саклау өчен” махсус бүләкләргә ия булды. Алсу Минхәерова, Ксения Агеева, Валерия Миронова, Эльвина Әфләтунова, Илүсә Моратова, Алина Куркина, Диана Посадская, Вера Дәүләтшина һәм Валентина Аряшева бәйгедә актив катнашкан өчен бүләкләнделәр.

Сүз уңаеннан, әлеге чара “Пушкин картасы” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. “Чирмешән ЭтноГүзәле” бәйгесе киләчәктә дә дәвам итәр, дип белдерде оештыручылар.

фото: автор

Чирмешәндә "ЭтноГүзәл"не билгеләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев