Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде

Район газетасы редакциясе 2016 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча иң яхшы, иң алдынгы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны, абунәчеләрне бүләкләде. Елның беренче яртысында Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе (начальнигы Гөлнара Җаббарова) 173 йортка район газетасын китерәчәк (былтыр шул чорда 98 данә булган). Түбән Кармалка бүлекчәсендә (Людмила...

Район газетасы редакциясе 2016 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча иң яхшы, иң алдынгы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны, абунәчеләрне бүләкләде.

Елның беренче яртысында Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе (начальнигы Гөлнара Җаббарова) 173 йортка район газетасын китерәчәк (былтыр шул чорда 98 данә булган). Түбән Кармалка бүлекчәсендә (Людмила Денисова) "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"ны - 203 (2015тә - 116), Күтәмәдә (Светлана Мотягина) 168 адресатка (былтыр - 97) алдыралар. Редакция әлеге элемтә бүлекчәләре күрсәткечләрен иң яхшы дип тапты, билгеле, җиңүчеләргә Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
Бәркәтәдән кала, башка элемтә бүлекчәләре дә узган елдагыдан шактый күп заказ карточкасы утырганнар.
Хат ташучылардан Эльмира Нуретдинова (Кара Чишмә) һәм Җәмилә Гайнанова (Туймәт) район газетасына яздыру буенча узган елдагы күрсәткечләрен бермә-бер яхшыртканнар.
Лашманнан Тәлгать һәм Мөслимә Садыйковлар гаиләсе, гомумән, районда матбугат басмаларын иң күп алдыручыларның берсе. Әлеге якташларыбызны да бүләкләр биреп сөендердек.
Гөлнара Җаббарова үзе мөдир, үзе үк Иске Үтәмештә һәм Иске Сережкинода хатлар, газета-журналлар, пенсия дә тарата икән.
-Эш күп, - ди ул. - Кичә кичке җидедә генә эшем бетте. Ярый әле машинам бар. Безнең җирлек халкы район газетасына теләп языла, аеруча Иске Сережкинода аны һәр йортта диярлек алдыралар.
Җиңүчеләргә саулык, бәхет, җиңел булмаган эшләрендә түземлек телибез.
Сүз уңаеннан. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га агымдагы елның икенче яртысына заказ карточкасын тутыра башларга була. Әлегә язылу бәясе үзгәрми.
Гүзәлия Сафиуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хат ташучы. “Безнең Чирмешән” район газетасы