Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ өчен тавыш бирегез!

"Татмедиа" агентлыгы "Татмедиа"ның легендар брендлары" дип исемләнгән конкурс оештырды. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект кысаларында республика матбугат чаралары...

"Татмедиа" агентлыгы "Татмедиа"ның легендар брендлары" дип исемләнгән конкурс оештырды.

Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр.
Проект кысаларында республика матбугат чаралары архивыннан уникаль, әлегәчә сезгә билгеле булмаган фактлар белән танышырга мөмкин.
Хөрмәтле чирмешәнлеләр!
Әлеге конкурста киләсе - 2016 елда 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы "Трактор" - "Ленин юлында" - "Безнең Чирмешән" газетасы да катнаша. Якташларыбыз да әлеге чарадан читтә калмаслар - http://tatmedia.ru/legends/58/ сайтында район газетасы өчен тавыш бирерләр дип ышанабыз.
Тавыш бирү 2015 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы татмедиа