Казан – АСЕАН саммиты кысаларында башкалабызда Вьетнамның чәй һәм каһвә җитештерүче эре компаниясе хуҗасы Фуонг Тран да булып китте. Ул Татарстандагы чәй эчү йолаларына сокланып, үз иленең дә бу яктан безгә бик охшаш булуын әйтте.
-Татарстан халкы – гаҗәеп кунакчыл, монда кешеләр арасында ихлас мөнәсәбәт хөкем сөрә. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә булсам да, Казанга беренче мәртәбә килдем. Биредәге милләтара дуслык күңелне җылыта. Иң мөһиме – татарлар чәйне зур хөрмәт белән эчә, бу Вьетнамдагы кебек үк. Бездә чәй – гади эчемлек түгел, ул кунакчыллык символы, көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше һәм аралашу күпере, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фуонг Тран әйтеп узганча, ул Вьетнам чәйләрен һәм каһвәсен Татарстан базарына да чыгарырга ниятли. Хәтта Казанда сату ноктасы ачу планнары бар. Компания хуҗасының сүзләренә караганда, чәй үзенең тау плантацияләрендә үстерелә, ә сыйфатны ул шәхсән үзе күзәтә.
Кунак шулай ук Казанның йөзәк кашы – Бауман урамында йөреп, архитектурага соклануын да яшермәде.
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Нет комментариев