Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 2022 елга 70 процентка җитәр дип фаразлана

Федераль проектта 2024 ел дип билгеләнгән булса да, ТРда кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешү ниятләнә.

Татарстан республикасында дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү бурычы куелган. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Әлеге хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Министр республикада  «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Бездә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.

Шулай да, Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

Фото: Михаил Захаров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев