Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ник кердең анда?

Бала фляга эченә качарга булган.

Куергазы районында Маячный бистәсендә бер кыз бала алюминий флягага кереп, кысылып калган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 8 яшьлек бала күкрәктән 50 литрлы алюминий флягага кергән. Кыз, анда бөтен гәүдәсе белән кереп качарга тырышкан булган.

Әти-әнисе баланы тартып чыгара алмагач, ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Баланы куркытмас өчен коткаручылар баштан ук инструментлар кулланмыйча, көнбагыш мае ярдәмендә кызны тартып чыгарырга карар кылган. Алар фляганың стеналарын эчтән майлаган.

"Борынгы бабайлар ысулы" кызны "читлектән" шактый тиз һәм җиңел генә тартып алырга мөмкинлек биргән. Баланы шунда ук әти-әнисенеә тапшырганнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев