Машина йөртүчеләргә кисәтү: җәяүлеләргә су чәчрәтсәгез – штраф түлисез
Бу кызыклы

Машина йөртүчеләргә кисәтү: җәяүлеләргә су чәчрәтсәгез – штраф түлисез

Россия Иҗтимагый палатасы эксперты Евгений Машаров белдерүенчә, юлда күлдәвекләрдән җәяүлеләргә су чәчрәүче машина йөртүчеләр вак хулиганлык өчен җавапка тартыла ала.

Моның өчен 500 дән 1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә административ кулга алу каралган.

Әгәр зыян зур булса – җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Зыян күрүче полициягә гариза язарга, видеоязмалар һәм шаһитлар тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук машина йөртүчедән матди һәм мораль зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклылар.

Фото: ясалма фәһем

Чыганак:


Нет комментариев