Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Керкәле авылы суганчысы суган өлгергәнне көтәргә киңәш итә

Керкәле авылыннан Зөһрә Мифтахованы суган үстерү остасы дияргә мөмкин, бу өлкәдә аның стажы 40-45 еллап.

 

-Әнием Мөгаллимә Мингатина (инде мәрхүмә) гомере буе суган үстерде, мин үземне белә башлаганнан бирле суган бакчасында булдым, - ди Зөһрә Мифтахова. – 5-6 тонна суган үстереп сатып, әни тормышны шуның белән алып барды, өч кызын ялгызы үстерде, тормышка чыккач, аның эшен үзем дәвам иттем.

Ул вакытта аларның өч бакчалары була, берсендә бәрәңге иксәләр, икенчесендә – аш суганы, ә өченче бакчада орлык суганы үстергәннәр. Көз көне аш суганын сатып керем алсалар, язын орлык суганын урнаштырып, байтак акча эшләгәннәр.

-Көз көне суганны машиналар белән килеп җыеп китә иделәр, машина яллап, шәһәргә илтеп биргән вакытлар да булды, - ди тәҗрибәле суганчы. – Ә орлык суганын капчыкларга тутырып, шәһәргә автобус белән алып барып та саттым, соңрак, автомобиль алгач, аның белән йөрдек. Хәзер бу яшелчәне урнаштыру авырлашты, шуңа суган мәйданнарын кечерәйттек, үзебездән артканын гына сатабыз. Әгәр элеккеге кебек суганга сорау булса, рәхәтләнеп игәр идек, булышчыларым да бар. Ул вакыттагы суган акчалары өй төзегәндә дә, балалар үстергәндә дә яхшы ярдәм булды.

-Тәҗрибәле суган үстерүченең киңәшләре артык булмас. Зөһрә, суган алыр вакыт җиттеме, аның өлгергәнен ничек белергә, кайчан йолкырга?

-Гадәттә, элек 5-10 августларда суган йолкый башлый идек. Быел да шул чама өлгерер кебек, кайберәүләр бу эшкә керешкән дә, тик мин әле иртәрәк дип саныйм. Суганның сабаклары егылып, кибәргә кирәк, сабак төбендә йомшак урын калмаска, суган үзе саргаерга тиеш. Ул тамыр җибәрсә дә зыяны юк, йолкыгач, берничә көндә кибә ул. Суганның ничек саклануы аны тиеш вакытта алуга бәйле.

-Аларны ничек саклыйсыз?

-Мин суганнарны кышкылыкка үреп тә, кисеп тә куям. Көзгә кадәр алар ышык урында кибә. Киселгәннәрен тартмаларга салам, үргәннәрен эләм. Язга кадәр җитәрлеген идән астына урнаштырам, ә күп өлешен базга куям, яңа уңышка кадәр шунда саклыйм.

-Орлык суганы турында да бераз сөйләгез әле.

-Орлык суганын да вакытында җыеп алу кирәк. Барын да әнидән өйрәнгәнчә эшлим. Сабаклары егылгач, суганның кабыгы кызыл төскә кергәч, йолкып, түтәлгә салам, алар анда берәр тәүлек кибә. Шуннан соң суганнарны бәйләп, яңгырдан ышык, үтәли җил йөри торган урынга элеп чыгам. Анда ул сентябрьгә кадәр тора. Суганны өйгә кояшлы, җылы көндә кертү кирәк, тыштан кергәч ул дымланмаслык, юешләнмәслек булсын. Элек аны челтәр капчыкларга салып, сәндерәдә сакласак, хәзер тартмалар белән шкаф өстендә дә урын җитә.

-Мул уңыш алуның сере нидә?

-Иң элек орлык дөрес, җылы, коры урында сакланган булу мөһим. Аш суганын сирәк чәчсәң эре була. Безнең электән килгән үзебезнең суган, бер төптә берничәсе бергә үсә. “Кара” орлыкны да үзем ясыйм.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев