Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Кармыш авылыннан Гайфуллиннарга беренче кар чебешләр алып килгән

Кармыш авылында Сәүбан һәм Гөлфинә Гайфуллиннар гаиләсендә 22 октябрьдә, нәкъ беренче кар төшкән көнне тавыклары 13 чеби ияртеп кайта.

-Эштән кайткан җиремә абзарда чебиләр йөгерешеп йөри, моны күреп, артыма утыра яздым, - ди хуҗабикә. - Чуар тавыгыбыз үзе кебек 13 чеби иярткән, шундый тереләр, матурлар. Нишләргә инде, тиз генә тартмага җыйдым да, өйгә алып кердем. Утырырыга җыенганын да, бер тавыкның юклыгын да сизмәдек, печәнлектә утыргандыр инде.

Гайфуллиннар көзге чебиләрне таныш-белешләренә дә тәкъдим итәләр, тик алырга гына теләүче юк. Бары кайчандыр үзләрендә дә шундый хәлләр булу, чебиләрне ничек үстерүләре турында гына сөйлиләр, киңәшләр бирәләр.

-Соңрак, подвалда урын ясап, шунда чыгарырбыз инде, анда җылы, - ди Гөлфинә. - Белмим, өшетмичә, үстереп бетерә алырбызмы?!

Гөлфинә Гайфуллина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев