Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәннән Казанга самолет оча башлаган

Без бу хакта язган идек

30 ел элек

Районда ваучер алмаган гражданнар бик аз калды. Чирмешәндә дә бу эш азагына якынлаша. Билгеле, ваучерлы булып кына баймадык, аны кая куясын әле күбебез белми дә.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1993 ел.

Районга берничә вагон күмер кайтты. Монысы Донбасс якларыннан, димәк, яхшы сыйфатлысы.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1993 ел.

Узган ноябрь аенда Иске Элмәледә табигый газ факелы кабызылды. Ә быелның беренче көннәрендә биредә 192 урынлы, кирпечтән салынган ике катлы мәктәп бинасы файдалануга тапшырылачак.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1993 ел.

Узган елда Туймәттә, Күтәмәдә, Яңа Элмәледә, Керкәледә дә челтәр газыннан файдалана башладылар.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1993 ел.

Чирмешәндә яңа кунакханә, яңа балалар бакчасы, 18 квартиралы торак йортлар, су чистарту корылмасы, газ участогының яңа бинасы төзелә.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1993 ел.

Чирмешән аэропортыннан Казанга самолет оча башлады. Ул көнгә бер мәртәбә көндезге 12 сәгать 00 минутта китә.

“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1993 ел.

Иске Элмәледәге саклык банкы бүлекчәсеннән 43 мең сум акча юкка чыкты. Угры, ә бәлки угрылардар, йорт-бина эченә түбә аша кергән, билгеле, чыгуы да шул юлдан, чөнки ишек, тәрәзәләр ип-исән. Кемгәдер бу сумма бик аз кебек, ә кемдер өчен ул байтак акча шул.

“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1993 ел.

“Колхозларга игътибар елдан-ел кими бара. Аларның яшәеше, икътисади хәле, киләчәге белән кызыксынучы юк”.

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1993 ел.

Район үзәгендәге универмагта “Спектр” төсле телевизорын алучы юк. Баштагы бәясе 97 мең 650 сум булса, күптән түгел бәяне төшергәннәр, тик 82 мең 31 сум да ай-һай кыйммәтрәк шул.

Элек блат белән була торган “Урал” мотоциклы да бар кибетттә... 200 мең сумга. Бик-бик элеккеге хәл: товар бар, акча юк.

“Ленин юлында” – 20 гыйнвар, 1993 ел.

Чирмешән район үзәк больницасына агуланган дүрт ир-атны китергәннәр. Икесен өйләренә кайтарып җибәргәннәр, икесенең хәле мөшкел. Ачыкланганча, алар ветеринария максатларындагы, ягъни мал-туар өчен була инде, исемен тел әйләндереп әйтеп тә булмый торган спиртлы сыекчаны шактый “капканнар”.

“Ленин юлында” – 23 гыйнвар, 1993 ел.

Район делегациясе Венгриягә эшлекле сәяхәткә китте. Венгрия эшмәкәрләре белән шулай үзара тәҗрибә алмашуның файдасы алга таба районыбыз икътисадын үстерүдә үз чагылышын табар дип ышанып калабыз.

“Ленин юлында” – 30 гыйнвар, 1993 ел.

Ниһаять, ягулыкның берсе-берсе 300 сум бәяле махсус жетоннарга заправкалый башладылар. Ул акча формасында, Татарстан территориясендә кулланышка яраклы.

“Ленин юлында” – 30 гыйнвар, 1993 ел.

25 ел элек

Ворошилов исемендәге кооперативлар ассоциясендә Валерий Григорьев иң алдынгы савымчы. Ул узган ел үз группасындагы сыерлардан 832,8 центнер сөт савып алды.

“Безнең Чирмешән” – 10 гыйнвар, 1997 ел.

Мурзиха аша Казанга баручылар, боз аша чыкканда акча түләячәк. Билет бәясе, машина авырлыгына карап, 14-25 мең сум.

“Безнең Чирмешән” – 22 гыйнвар, 1997 ел.

Түбән Кәминкәдә яшәүче Азат һәм Раухания Могыйновлар “Болгар” акча-лотереясы билетына Казанда бер бүлмәле квартира отты.

“Безнең Чирмешән” – 29 гыйнвар, 1997 ел.

20 ел элек

Тукай исемендәге хуҗалык рәисе Рәдис Камалов (Иске Кади) Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай белән бергә, вакыт табып, йорттан-йортка диярлек кереп, колхозның элек җир җимертеп, аеруча танылып эшләгән ветераннарын котлап, бүләкләр таратып йөргән.

“Безнең Чирмешән” – 9 гыйнвар, 2003 ел.

Чирмешән мемориаль үзәге директоры Николай Фроловның тагын бер китабы дөнья күрәчәк. Ул “Село Черемшанская крепость. 18-19 век. Очерки истории” дип атала.

“Безнең Чирмешән” – 11 гыйнвар, 2003 ел.

 

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев