Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәндә бер сезонда бер участоктан ике уңыш та алып була

Ниһаять, августта чәчелгән – утыртылган бәрәңге уңышы да өлгерде. Сабаклары яшел булса да, тагын көтәсе юк, төнлә туңдыра башлады.

Кызык өчен, сынап карау өчен “төртеп” куйдык былтыр орлыкка салынган бәрәңгене. Инде шактый үргән орлыкларны 4 августта, суган үстерелгән берничә кечкенә түтәлдә күмдердек. Чокырына бераз көл, тирес салынды, туфрак белән күмдерелде. Ул вакытта туфрак бик коры иде, аннары да 40 көн чамасы яңгыр яумагач, бәрәңге төпләренә, чама белән, гел җылы су сиптек. Үрентеләре зур ук булганга, орлыклар тиз тишелде, бер ай тулганда төпләрен өеп тә куйдык.

Ачык урындагы безнең “сынау участогын” коңгызлар тапмый димени, алар да килде яшел сабаклардан авыз итәргә. Орлыкларны химик препаратлар белән эшкәртмәгән идек, сабакларына кер сабыны суы, суган кабыгы гына бөркелде, әмма кортлар аннан курыкмады, аларны иртә-кич җыйдык. Дөрес, октябрьдә, көннәр бераз суыткач, коңгызлар бөтенләй югалды.

Ә без “сынауны” дәвам итик. Булдыра алганын эшләдек инде, җылы көннәрнең күбрәк булуын теләп, читтән генә күзәтеп, яхшы уңыш көтәбез. Уенын-чынын кушсаң, егерме чиләк чамасы бәрәңге үсәсенә өметләндек. Фаразлар чүт кенә туры килмәде, 50 төптән 7 чиләк уңыш алдык. Кайбер төпләрдән эп-эре дүртәр бәрәңге дә чыкты, кайберләрендә бер-ике генә. Сиксән көндә шулкадәр үскәч инде! Әйе, монысы да яхшы, яңа казылган бәрәңге аеруча тәмле бит. Төп уңышны алыр алдыннан берничә төпне борчырга туры килде, түзмәдек, пешереп карадык.

Нәтиҗә шул: безнең шартларда бер сезонда бер участокта яшелчәләрдән ике тапкыр уңыш җыярга мөмкин! Билгеле, икенче уңыш орлыкларын, әйтик, бәрәңгене, июль урталарында утырту мәслихәт. Аннары, өлгерү срогы нинди сорт куллануга да бәйле, тиз өлгерә торганына ике ай вакыт та җитә, диләр. Җылы, җирдә дым булса. Кемдер минераль ашламалар сиптереп тә өлгерү вакытын азайта. Кыскасы, бүтән эшегез юк икән, үзегез сынап карагыз...

 

Марат Гомәров видеосы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев