Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

18 март тарихта ниләр белән истә калды?

Тарихи фактлар.

Кырым белән Россия кушылган көн

8 ел элек, 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен Россия составына кушу турында килешү имзалана. Документка Россия Президенты Владимир Путин, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе Сергей Аксенов һәм Севастополь шәһәр идарәсенең тормыш эшчәнлеген яхшыртуны оештыру буенча координация советы рәисе Алексей Чалый кул куя.

Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәре Россия Федерациясенең 84 нче һәм 85 нче субъектлары булып рәсмиләштерелә.

Президент сайланды

4 ел элек (2018) Россия Федерациясе Президенты сайланды. Владимир Путин өчен 56 млн 430 мең 712 кеше тавыш бирде (76,69 процент). Сайлауда 73 млн 578 мең 992 кеше катнашты.

Ачык космоска чыгу

56 ел элек (1965) космонавт Алексей Леонов дөньяда беренче тапкыр ачык космоска чыга. Ул һавасыз пространствода 23 минут 41 секунд була, шуның 12 минут 9 секунды – «Восход-2» корабленнән читтә.

Сәяхәтчеләр клубы

62 ел элек (1960) «Сәяхәтчеләр клубы» тапшыруының беренче чыгарылышы эфирга чыга. Аны сәяхәтче һәм режиссер Владимир Шнейдер оештыра. 1973 елда тапшыруны Юрий Сенкевич алып бара башлый. «Сәяхәтчеләр клубы» «Гиннесның рекордлар китабы»на кертелә. Барлыгы 2 меңнән артык чыгарылыш яздырыла. Юрий Сенкевич вафатыннан соң тапшыру ябыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев