Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән яшьләре ничек ял итә?

“Элек клубта кичке уеннар була, яшьләр “Дүртле”, “Сигезле”, “Крис” бииләр, домино уйныйлар иде, гармун көенә биегәндә клуб эшчесе күтәрелгән тузанны бастырырга идәнгә су сибеп тора иде. Ул урам тутырып кич утырулар дисеңме. Күршеләр бер-берсенә йөреште, аралашып яшәде. Шундый күңелле, кызык яшәде халык без яшь чакта”, дип искә ала әниләребез. Ә хәзерге яшьләр нәрсәләр белән мавыга, ничек күңел ача, буш вакытларында ниләр белән шөгыльләнә?

Ксения Арзамасова (Чирмешән – Түбән Кама): - Мин студент, Түбән Кама шәһәрендә белем алам. Шул ук вакытта эшлим дә. Шуңа күрә шәһәрдә вакытта буш вакытым калмый да. Чирмешәнгә ялларга, бәйрәмнәргә кайтып йөрим. Тик туган авылымда яшьләр өчен барырга урын, шәһәрдәге кебек кафелар да, дискотекалар да юк. Кичләрен китап укып үткәрергә генә кала.

Фәнил Дәүләтшин (Түбән Чегодай авылы): -Авыл җирендә үз йортың белән яшәгәч буш вакыт калмый да диярлек. Җәен бакча мәшәкатьләре, кыш җиттеме карын көрәргә кирәк. Кечкенә балаларыбыз булгач, аларны да, “кул астына кертеп” дигәндәй, вак-төяк эшләргә өйрәткәлисең.  Шулай вакыт үтә. Алай да, җае чыкса, авыл клубына бильярд, домино уйнарга төшкәлибез. Бездә клуб һәр көнне ачык диярлек. Теләге булган яшьләргә җыелып аралашырга урын бар.

Алина Куркина (Иске Котыш авылы): - Безнең авылда яшьләр бик аз. 9 нчы сыйныфта мин берүзем укыйм. Теләгән кеше кайда да үзенә шөгыль таба ала. Менә мин кышын елгада боз каткач – тимераякта, кар төшкәч чаңгыда йөрергә яратам. Буш вакытларымны шул спорт төрләренә багышлагач, ярышларда да катнашам, үткән елларда чаңгы буенча 2 нче, 3 нче урыннар алганым булды. Ялларга шәһәрләрдән студент дусларым кайткач бергә клубка дискотекага чыгабыз.

Валентина Латыйпова (Чирмешән авылы): - Һәркөнне диярлек дуслар белән очрашабыз. Дөрес, Чирмешәндә кичләрен яшьләргә барыр урын юк та, кафелар да эшләми. Җыелышып, бергә таудан шуарга яратабыз. Еш кына шәһәрләргә, кинотеатрларга, мәдәни-күңел ачу үзәкләренә барабыз, өйдә телефон, компьютерга “ябышып” ятмыйбыз.

Илүзә Шәяхмәтова (Иске Үтәмеш авылы): - Кич белән эштән кайткач өй мәшәкатьләренә керешәм. Буш вакытым калмый да диярлек. Шулай да, китаплар укырга яратам, мөмкинлек булганда үземә яңа җырлар эзлим, аларны өйрәнәм, чыгыш ясарга номерлар әзерлим (үзешчән сәнгатьтә катнашам). Җылырак көннәрдә бассейнга да барам. Тимераякта шуарга яратам. Кичләрен авыл клубы да эшли. Яшьләребез анда шахмат, шашка кебек уеннар уйный.

Күрәсез, яшьләрнең фикерләре  төрлечә. Шунысы ачык: һәркем үзенә ошардый шөгыль таба ала, буш вакытың һәм теләгең генә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X