Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшәүчедән Минголовларның 31 декабрьдә - бриллиант туйлары

60 ел элек, 31 декабрь көнне Яшәүче авылында халык Яңа елны каршы алырга җыенганда, Солтан Минголов авылдашы Нәкыйбә белән гаилә коралар. Күрәсең, нәкъ шул чакта күкләрдә аларның никахлары бер һәм гомерлек булсын дип язылгандыр.

-Халык Яңа елга әзерләнә, ә мин өйләнеп кайттым, - дип шаярып куйды  Солтан абый, ул көн турында җентекләбрәк сөйләүләрен сорагач.

Алар икесе дә бер елны дөньяга килгәннәр, бергә уйнап үскәннәр, бер сыйныфта укыганнар. Гомер узганы сизелми дә кала, кыз да, малай да буйга җитеп, инде аулак өйләргә кич утырырга да йөри башлыйлар. Шулай бервакыт,  31 декабрь көнне, авылда узган бер туйдан соң яшьләрне  мәҗлескә җыялар. Шунда Нәкыйбәнең колагына берәү: “Солтанга бар, үкенмәсең!”- дия.

-Шул ук көнне аңа ияреп кайттым да. Гел күз алдымда булды бит, холкын яхшы белә идем,  - ди Нәкыйбә апа. – Ул мине күршеләренә алып кайтты. Ике көн аларда кундык. Шулай кирәк булгандыр инде. Аннары гына Солтаннарның  өенә аяк бастым. Кушылуыбызга бер дә үкенмәдем.

 

-Мин аны өч кайнана янына алып кайттым, - дип көлеп куйды Солтан абый. – Ул вакытта әле әби дә исән, әнинең бертуган сеңелесе дә бездә яши иде.

Тату гаиләдә дүрт бала дөньяга килә. Аларны үстерешергә бер йортта өч әби була.  Солтан абый да, Нәкыйбә апа да колхозда хезмәт куялар. Бар гомерләре эштә үтә. Колхозда нинди эш бар, барысын да эшлиләр.

-Иртән китеп, караңгыда гына кайткач, талашасы килеп тормый. Эшләдек тә, эшләдек, оршышырга вакыт калмады, - ди Солтан абый.

Бүген инде алар лаеклы ялда. Икәү гомер кичерәләр, балаларны, оныкларны каршы алып, озатып калалар. Ходай язса, алар Яңа ел кичендә бриллиант туйларын да билгеләп үтәргә җыеналар. Киләсе елда аларның икесенә дә 80 яшь тулачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курше Минголовларны без куршелэре Харисовлар да Бриллиант Туйлары белэн котлыйбыз: баларыгызнын, оныкларыгызнын рэхэтен куреп тигезлектэ яшэргэ язсын!!!