Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташыбыз Илдар Кыямовка мактаулы исем бирелде

Аны беләләр, аны таныйлар. Журналист, нәфис сүз остасы, җырчы, телевидение хезмәткәре Илдар Кыямов иҗат кешеләре, тамашачылар арасында да билгеле шәхес.

Якташыбыз бөтен яктан булган, уникаль кеше: республика күләмендә җитди тантаналарны, күренекле чараларны алып бара, тарих белән кызыксына, китаплар яза. Телевидениедә тәҗрибәле белгеч. Аның кебек нәфис сүз осталары бик сирәк.

Илдар Әгъләметдин улы туган ягыбыз һәм аның кешеләре тарихы белән инде күптән кызыксына. Авылдашы – Кара Чишмәдә туып үскән мәшһүр музыкант Рифкать Гомәров турынды “Моңлы “Саз”, моңлы гомер” китабы иң тәүге җитди хезмәте булды. Соңрак, дистә еллар өйрәнеп, эзләнеп, “Кара Чишмә каръясы” басылып чыкты. Саллы, галимнәр тарафыннан да югары бәя алган фәнни хезмәт ул.

Күптән түгел Илдар Кыямовның тагын бер китабы дөнья күрде, анда авторның дистәләп шигыре урын алган, уйлары, хисләре чагылыш тапкан. Тагын бер сөенечле хәбәр: Илдар Әгъләметдин улы Кыямовка шушы көннәрдә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Шул уңайдан аңа ихлас котлаулар җиткерәбез, иҗат уңышлары, саулык телибез. Якын көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк талантлы якташыбыз, районыбызның чын патриоты киләчәктә дә чирмешәнлеләрне, карачишмәлеләрне горурланырлык гамәлләре белән сөендерер дип өметләнәбез.

Кыямовлар – иҗат кешеләре. Илдарның хатыны Мөршидә каләме нык үткен журналист, олы уллары Идел – радио алып баручысы, эстрада артисты, нәфис сүз остасы, ә кечеләре Ихтыяр әлегә мәктәптә белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев