Хәрби очучы – якташыбыз – зур бәйге җиңүчесе
Безнең якташлар

Хәрби очучы – якташыбыз – зур бәйге җиңүчесе

Рәис Нуретдинов – республиканың “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе җиңүчесе.

Якташыбызны “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинациясендә бүләкләделәр.

Әмирдә туып үскән Рәис Рөстәм улы – хәрби очучы, ул Әфганстанда, Чернобыльдә дә мөһим операцияләрдә катнашкан. Аңа йөзләрчә тапкыр һавага күтәрелергә туры килә.

Бүген ул – бик күп орденнар, медальләр иясе, отставкада, гаиләсе белән Теләчедә яши, шундагы ДОСААФның район оешмасын җитәкли.

Рәис Нуретдинов фотолары 

 


Нет комментариев