Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ветеранга бүләк – район газетасы

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды, Кармыш авылыннан Оркыя Хәйруллинаны 2020 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.

Гомере буе колхозда хезмәт куйган, механизаторларны озак еллар тәмле  ашлар белән сыйлаган, быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Оркыя әбигә ул Рамазан аенда көтелмәгән бүләк булды.

Оркыя әби  үз көнен үзе күреп яши, район хәбәрләре белән дә танышып бара, киләсе яртыеллыкта бүләк – газетаны укыячак.

-Аллага шөкер, күзләрем күрә, район яңалыклары минем өчен кызыклы. Мондый бүләк өчен якташыма зур рәхмәт, - ди Оркыя Хәйрулла кызы. - Минем газетага язылганым юк иде, аны күршеләрдән алып укыдым. Ә хәзер “Безнең Чирмешән” өемә килеп торачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X