Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә яшь белгечкә эш табылган

​​​​​​​-Авылда менә дигән егетләр бар, ә менә кызлар “дефицит”, - ди Утыз Имән авылында яшәүче Айгөл Әхмәтшина. – Кызлар авылга кайтсыннар иде. Хәзер бит монда да тормыш шәһәрнекеннән ким түгел.

Айгөл, 11 нче сыйныфны тәмамлап, Яр Чаллыга югары уку йортында укыган, икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Диплом алгач, ул озак уйланып тормый, туган авылына кайта.

-Күңел гел монда тартты, - ди яшь белгеч. Сүз уңаеннан, ул бүген авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли. – Авылыбыз бик матур урында урнашкан, кешеләре яхшы. Эшкә урнашкач та, мине бик җылы кабул иттеләр, гел булышып торалар. “Авылда эш юк”, - диләр, минемчә, теләге булган кешегә эше дә табылып тора. Әйтик, мәктәптә  олы яшьтәгеләр эшли, укытучылар кирәк.

Дөрес, әңгәмәдәшемнең авылга кайтуының тагын бер сере бар, авыл егетләрен мактаса да, ул үзе тиң ярын тапкан инде. Айгөл тиздән  кияүгә чыгарга  җыена – авыл егете Руслан Фәттахов белән туйлары бу елның август аена планлаштырылган. Алар авылда яшәргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев