Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән авылында яшәүче Вәлиевлар 60 ел бергә гомер иткәннәр

Минзакир абый белән Гөлшат апа Вәлиевлар гаиләсе, мөгаен, башка бик күп гаиләләрдән әллә ни аерылып тормыйдыр: гомер буе колхозда эшләгәннәр, 60 ел бергә гомер итеп, биш бала үстергәннәр. Рәсми чыганаклар язганча - “среднестатистическая” гаилә. Вәлиевлар җитәкче дә булмаганнар, зур ачышлар да ясамаганнар.

Өй алдында эскәмиядә утырып торучы, ачык йөзле, җор телле, хәрәкәтчән абзыйга карата беренче сүзеннән үк   симпатиям туды.

-Безнең гаиләдә миңа кадәр туган балалар нишләптер озак яши алмаганнар, шуңа да мин дөньяга килгәч, әти:”моның да гомере кыска булыр”, - дип, исем куштырмыйча торган. Ә мин исән калдым, миннән соң  туганнар сау-сәламәт булдылар, - дип башлады сүзен  1934 нче елгы Минзакир абый.

 “Шунда, ышыкта гына утырып сөйләшик”,- дигән идем, “килешми алай, кунакны урамда тоту”, - дип кырт кисте.

Бергә 60 ел гомер иткән пар канаты, хуҗабикәсе Гөлшат апа да мөлаем, кунакчыл, яхшы күңелле кеше булып чыкты.

Минзакир абыйның бала чак еллары бик тиз уза, җиде класс укып чыккан малай Лашманда МТСта тракторчы һцнәрен үзләштереп, колхозга эшкә кайта. Ул елларда колхозларда техника санаулы гына, Минзакирны әүвәл тимер көпчәкле беренче совет тракторына - СТЗ йөртүче бер чуваш апаның ярдәмчесе итеп билгелиләр, соңрак ул аңарда берүзе дә эшли.

3 ел армиядә хезмәт итеп кайткан егеткә колхозда эш табылмый, буш трактор булмый. Читкә дә китәргә уйлый, тик авыл Советыннан паспортын бирмиләр. Якташыбызга бер ел Нурлат шикәр заводында эшләргә туры килә.

1959 нче елның 2 апрель көнендә Минзакир авыл кызы, яшьтәше Гөлшат белән никах укыта. Шул көннән бирле  60 елдан артык гомер узган. Авыл тормышы җиңел булмаган, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгән. “Мин сине яратам”, - дигән сүзләр әйтелдеме икән?!  Олы яшьтәге кешеләрдән моны сорарга кыюлыгым җитмәде. Бүген анысы мөһим дә түгелдер, бер-берсенә хөрмәт белән караулары миңа, ят кешегә дә  сизелеп тора.

Минзакир абый белән Гөлшат апа гомерләре буе колхозда эшләгәннәр, икесенә 100 елга якын хезмәт стажлары бар. Минзакир абыйны киң профильле белгеч дисәң дә була, кыш көне тракторга утырса, урак вакытында иген кырларын комбайнда иңләгән. Ындыр табагы, ферма мөдире, бригадир... Минзакир абыйга бу эшләрне дә ышандырганнар. Пенсиягә чыккач та, хуҗалыкта ярдәм итеп йөргән. “Киров исемендәге” колхоз гел адынгылар сафында була. Монда Минзакир абыйның да зур өлеше кергәндер, дип уйлыйм.

-Колхоз гөрләп торды, - ди Минзакир абый.- Фермаларда, паркта көнозын эш кайнады. Дистәләгән техника иртән үк кузгалып китә иде. Хезмәтенә карата – хөрмәте дә булды, дистәләгән Мактау кәгазе бар, санаторийларга юлламалар бирәләр иде. Бүген инде колхоз дигәннең сүзе дә калмады. Шуларны уйлыйсың да, йөрәк әрнеп куя.

Чиләгенә карата – капкачы, дигәндәй, Гөлшат апа иреннән калышмаган. Бу колхоз шикәр чөгендерен районда беренчеләрдән булып үстерә башлый. Әүвәлге елларда татлы тамыр игү һәм эшкәртү гел кулдан башкарылган. Авыл халкы ул елларда иртә яздан салкын көзгә кадәр басудан кайтып керми. Кырда утырып елаучылар да аз булмаган.

-30 ел чөгендер үстердек. Көз айларында аны трактор арбасына төяп Шенталага илтә идек. Чөгендер өстендә утырып барабыз. Салкын үзәккә үтә. Аны кул белән бушатабыз, берәрсенә кереп кунабыз да, иртән кайтырга чыгабыз, - дип искә алды ул елларны Гөлшат апа.

Тыңгысыз, уңган, булган Гөлшат апа әле 15 ел халыктан сөт тә җыйган. Үзләре дә йорт тутырып мал асраганнар. Бүген дә йортларындагы яшел чирәмдә  20 ләп тавык чүпләнеп йөри. Сүз уңаеннан, аларның йорт тирәләре ялт итеп тора. Артык әйбер күрмәссең, коймаларындагы чүлмәкләрдә аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра.

-Аллага шөкер, матур яшәдек. Төрле чаклар булгандыр, кызым, тормыш бит ул, ләкин кул күтәрү, тавыш куптару дигән нәрсә булмады безнең гаиләдә, - ди Гөлшат апа.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгәннәр алар. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең биш баласы дөньяга килә. Язмышларында зур югалтулар кичерергә дә насыйп булган икән шул аларга – ике балаларын соңгы юлга озатканнар.

Минзакир абый озак сөйләшеп утырмады, мәчеткә намазга ашыкты. Техника җанлы кеше шул, иске булса да “Иж – Юпитер” матае әле бик егәрле, “айгыр” сыман, бабай секунд эчендә юкка чыкты.

Гөлшат апаның тәмле чәен эчеп, шундый кешеләр белән аралашудан ямь табып, мин дә юлга кузгалдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев