Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ульяновка ветеранын Президент котлады

Ульяновканың иң олы бабае - Захар Петрович Прокофьевка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. Юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да үзе үк килеп тәбрикләде, бүләкләр тапшырып, саулык, бәхет теләп китте. -Әти бик хәрәкәтчән, тере, кызыксынучан кеше. 85 яшенә кадәр мотоциклда йөрде, - ди юбилейга...

Ульяновканың иң олы бабае - Захар Петрович Прокофьевка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән.

Юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да үзе үк килеп тәбрикләде, бүләкләр тапшырып, саулык, бәхет теләп китте.
-Әти бик хәрәкәтчән, тере, кызыксынучан кеше. 85 яшенә кадәр мотоциклда йөрде, - ди юбилейга Түбән Камадан ук кайткан өлкән кызы Мария. - Әле дә оныкларын ничек дөрес итеп утын ярырга өйрәтә.
-Үз гомерендә ике йорт салган әти, әле безгә дә йорт төзергә булышты,- ди улларының берсе - Петр.
Петр һәм Владимир Ульяновкадагы иң мәһабәт йортларның берсендә, бер түбә астында яшиләр. Эшкуарлар, юмарт иганәчеләр алар. Хатыннары Люба һәм Лена да игелекле, уңган киленнәр, әтиләрен-кайнаталарын кадерләп кенә торалар.
Петр һәм Владимир гаиләләре бер түбә астында дидем, аларны бер ишек кенә аерып тора, тик ул бикләнми. Захар Петрович шуннан иркенләп әле бер, әле икенче улына кереп-чыгып йөри. Аңа аерым бүлмә дә бар.
Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күп күргән, җиде ел фронтта, армия хезмәтендә булган Захар Прокофьев. Латвиядә, Литвада, Кенигсбергта да эз калдыра элемтәче якташыбыз.
Тыныч тормышта балта остасы буларак хөрмәт яулый, урманчылыкта да эшләп ала. Аның элек кырт иттереп ясалган өй җиһазлары әле дә хезмәттә, кулланылышта.
Захар Петровичның инде кырык ел чамасы хәмер кулланганы, тәмәке тартканы юк, ди. Балаларына, оныкларына үрнәк гамәл бу.
Тормышы матур ветеранның. Кызганыч, дүрт ел элек карчыгы гына үлеп киткән.
Прокофьевлар әтиләренең юбилейларын тагын билгеләп үтмәкчеләр әле, туган нигезләрендә, Сосновкада өр-яңа диярлек сакланучы өйләрендә алдагы ял көннәрендә зур табын кормакчылар. Захар Петровичның уллары һәм кызлары өчен әти-әни йорты бик кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка ветераны ТР Президенты