ТР Президенты тег белән яңалыклар
-
Ульяновка ветеранын Президент котлады
Ульяновканың иң олы бабае - Захар Петрович Прокофьевка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. Юбилярны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да үзе үк килеп тәбрикләде, бүләкләр тапшырып, саулык, бәхет теләп китте. -Әти бик хәрәкәтчән, тере, кызыксынучан кеше. 85 яшенә кадәр мотоциклда йөрде, - ди юбилейга...
-
Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды. Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Минем әни – командир!”
"Татар теле кирәкми, диләр. Юк шул, әгәр телне аңласагыз, күбрәк белгән булыр идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда. Ел саен үткәрелә торган чарада Татарстан Президентының итәкле ярдәмчеләре турында да, республика башлыгының әнисе - командир Вәсига апа турында да сөйләде ул. Ә акча турында сүз...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз"
Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күпбалалаы һәм имин булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып барылуын белдерде. - Гаиләдә кечкенә балалар булганда,...
-
ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...