Ульяновкадан Ивановлар 2 меңләп элементлы картина җыя башлаганнар
“Вак, четерекле, ләкин бик мавыктыргыч”, диләр Ульяновка авылыннан Иван һәм Татьяна Ивановлар әлеге шөгыльләре турында. Буш вакытларында алар пазллардан рәсемнәр җыярга яраталар.
Алар ирле-хатынлы, икесе дә автомәктәптә эшлиләр: Татьяна Ивановна компьютер классында, Иван Сергеевич та укыта.
-Кайбер көннәрдә укучылар белән мәш килеп, эштән бик дулкынланып кайтасың. Шундый чакларда пазллар җыеп утыру күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә, - дип сүзне башлады гаилә башлыгы. – Тик бик күп сабырлык таләп итә торган шөгыль. Мөгаен, сабырлык эшеңнең нәтиҗәсе күренә башлагач килә дисәм дә, дөрес буладыр. Җыйган рәсемеңнең матурлыгын күргәч, тынычлык та, шатлык та тоясың.
Беренче булып пазллар белән Татьяна Ивановна кызыксына башлаган. Тәүге җыелманы уллары бүләк иткән.
-Үзем генә дә җыям, икәү дә утырабыз, алай кызыграк та. Тынычлык кына түгел, моториканы да үстерә. Миңа бик ошый. Алмаз мозаикасын да ясап карадым, тик аның белән кызыксынып китә алмадым. Атлар сурәтләнгән картинаны ирем белән бергәләп бик тиз җыйдык. Кайвакыт бер-беребез белән узышып та җыябыз әле, - ди хуҗабикә.
Әүвәл алар кырыен (рамкасын) тезеп чыгалар икән, аннан соң урта бер өлешенең фрагментына күчәләр. Шуннан як-якка китеп, калган өлешләрен җыеп бетерәләр.
-Умарталар белән эш иткәндә, алар янында бик тыныч булырга кирәк, кискен хәрәкәтләр ясамаска. Умарталар бик сизгер. Менә пазллар белән дә шулай ук, тынычлык, тынычлык, тагын бер кат тынычлык кирәк. Тормыш иптәшемнең миңа караганда сабыррак. Бу шөгыль җәйге, көзге бакча эшләре беткәч, кышкы озын кичләрне күңеллерәк уздырырга ярдәм итә, - ди Иван Сергеевич. – Кайвакыт килеп чыкмый да, ташлап китеп барасың, тынычлангач, кабат килеп утырасың да кирәкле элементы табыла. Шунда гына күренеп тә торган була әле ул. Күз алдына китерәсезме, менә монда берничә мең элемент, шулар арасында бер кирәклесен эзләп тап әле син?!
-Кайчакта ирем туеп китеп барса, мин кирәклесен таптым дип кычкыргач, шундук кайда булганын сорашып, кире килеп утыра, - дип өстәде Татьяна Ивановна.
Танышларыбызның бу араларда тагын кичләре күңелле узачак: алар ике меңнән күбрәк элементлы яңа картина җыя башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев