Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән Равил Хәлиуллин техникаларны “күзен йомып та” төзәтә

Туймәт авылыннан Равил Хәлиуллинның мотоблогы узган-барганнарны үзенә җәлеп итә, ике рульле аның бу техникасы.

Тимер эше остасы аны үзенә уңайлы итеп үзгәрткән: заводта ясалган “ручкалары” янына автомобиль руле дә җайлап куйган.

-Мотоблок бит ул хәзер авылда ат урынына, арба тагып, йорттагы барлык эшләргә кулланабыз, - диде Равил Рауф улы. – Өстәмә руль менә шул арба тагып йөргәндә кирәк тә инде, аның белән идарә итәргә җайлы.

Электрчы булып эшләүче якташыбыз без барганда да гаражында, машина янында иде. Аның буш вакыты шунда уза. Кышларын эшләү өчен җылы бүлмә дә ясаган. Техниканы биш бармагы кебек белүче остага авылдашлары еш мөрәҗәгать итә: кемнең автомобиле чыгымчылый, кемнең башка җиһазы ватылган, кемнең уты янмый…

-Ул “күзен йомган килеш тә” эшләп бирә, - дип шаярталар аның турында авылдашлары.

Равил бала вакытта ук сөт аерту сепараторлары төзәткәнен, башка электр җиһазларын сүтеп җыйганын хәтерли.

-Шулай туганбыздыр инде, - дип елмая оста. – Без малай вакытта халык әтигә (мәрхүм) төзәтергә сепаратлар китерә иде. Үзе эшкә киткәндә Рамил абый белән безгә “Шуларны карарсыз,” - дип, әйтеп калдырганы истә. Шулай тәҗрибә тупланган. Мәрхүмә әниебез Мәдинә дә механик кебек иде, нинди запчасть кайда ята, барын да ул белә. Хәзер инде “сепараттан” файдаланучылар сирәк, күбрәк электр тегермәннәре китерәләр.

Тимер-томыр арасында кайнашырга яраткан оста беркемне дә кире бормый. Читтә яшәүче танышлары телефон аша да “консультация ала”.

-Автомобильләрдә ешрак үткәргечләр туза, аларны тиз җайлыйм, ә менә электрониканы өйрәнергә соңга калдым, аларына тотынмыйм, - диде Равил Рауф улы. – Интернетка да мөрәҗәгать итәм, тик анда барысына да ышанып булмый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев