Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттә яшәүче игезәкләр – әти-әниләренең горурлыгы

Алар мәктәп драма түгәрәге сәхнәләштерүче скетчларда уйныйлар, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашалар, спорт белән дә шөгыльләнәләр.

-Математика дәресен аеруча яратам, - ди Айнур Кәримов. – Әле бүген шушы фәннән район олимпиадасында катнаштым. Биремнәрне дөрес үтәдем шикелле.

-Улларым бөтен эшне булдыралар, - ди Туймәттә яшәүче Атлас Кәримов. –Шушы көннәрдә Яр Чаллыда хәрби госпитальдә дәваландым. Абзардагы эшләрне, үгезләрне аларга ышанып калдырдым.

 

-Улларым миңа эш тә калдырмыйлар инде, - дип сүзгә кушылды әниләре Алсу Мидхәт кызы. – Эшкә бик иртә китәм, кичке тугызларда гына кайтам. Коймакка кадәр пешерәләр, бөтен җирне чисталыйлар.

Сүз уңаеннан. Йорт хуҗасы Атлас Хөсәен улы соңгы биш елда газ хезмәтендә эшли, ә  Алсу “Ильхан” җәмгыятендә сыерлар сава. Олы уллары Алмаз да әнисе янында, терлекче.

Әти-әниләреннән, серне ачам инде, бүген күбрәк игезәкләр – Айнур белән Айрат турында сораштым.

-Кечкенә вакытларында, дөресен әйтим, кыенрак булды, берне кара да, икене, аермасы бар. Хәзер, кул арасына керә башлагач, ярый әле алар бар дип сөенәм. Яшем алтмышка китте бит. Әле бер көнне нидер бушатканда, миңа авырга туры килмәсен дип, Айнур бугай: “Әти, үзебез күтәрәбез, син безгә кирәк!” – дип куйды. Беләсезме, балаңнан шундый мәгънәле сүз ишетүдән күзгә яшь тулды. Мин дә алар өчен йөрәгемне ярып бирергә әзер. Без улларыбызга кием, тәмле ризык өчен акчаны кызганмыйбыз. Мин үзем чисталыкны яратам, балаларымның да шундый булуын телим. Кеше белән исәнләшегез, беркемгә дә начарлык кылмагыз, дим. Болар хакында аларга яшь чакта әйтү, өйрәтү кирәк. Әйткәнемчә, эшне бергә башкарабыз, нинди бәйрәм булса да, өстәл артына бергә утырабыз.

Игезәкләрнең икесенең дә кәрәзле телефоннары бар, компьютерлары уртак. Айнур белән Айратка гел бер төрле кием алмыйлар диярлек. Буйга әтиләреннән дә озын егетләр, Айрат гәүдәгә зуррак та әле.

-Буш вакытта гантельләр күтәрәбез, турникта тартылабыз, - ди Айнур. –Кухняга да еш керәбез. Коймак – яраткан ризыгыбыз, аны үзебез пешерәбез. Әти флоттагыча макаронга заказ бирә. Әни әзерләгән токмачлы аш, билгеле, барысыннан да тәмле.

Айрат та булышкач, Айнур якыннарын хәтта тәмле, татлы торт пешереп тә сыйлаган икән. Яз, җәй җиттеме, малайлар бакчада инде, анда шөгыль табалар, мотоблокларын да эшләтә беләләр.

-Берьюлы тагын ике малай алып кайтачагыгызны кайчан белдегез? – дим Кәримовларга.

-Больницада күренгәч, бу хакта балдыз – Дания хәбәр бирде, - ди Атлас. –Ис китте. Соңыннан белдек, безнең нәселдә моңа кадәр дә игезәкләр булган икән.

-Үскәч кем булырга телисез? – дидем бүген 7 нче сыйныфта белем алучы игезәкләргә. Айнур табиблыкка укымакчы, ә Айрат полиция хезмәтенә кызыга икән.

Егетләр, вакыты җитсә, армиягә барырга да әзер.

Әтиләре әйтүенчә, армиягә бару-бармау турында сүз дә була алмый, һичшиксез, барырлар. Шуңа күрә анда кадәр беләкләрне ныгыту, мөстәкыйльлеккә өйрәнү кирәк.

Бу урында Атлас Кәримовның 1987-1989 елларда Әфганстанда хәрби хезмәт үтүен искә төшерү урынлыдыр. Туймәтле якташыбыз Кабулда, Мазари-Шәрифтә дә булган, әллә ничә медаль белән бүләкләнгән. Бу хакта күп сөйләргә яратмый, күрдек инде, күрдек, дип кенә куйды.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы буларак, ветеран, хәрби формасын киеп, төрле чараларда да катнашырга тырыша, медальле костюмына тузан кундырмый.

Атлас Хөсәен улын кайвакыт төнлә дә борчыйлар, эше шундый, газ буенча слесарь ул, Туймәт, шулай ук Югары Кәминкә җирлеге авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

Каядыр барырга үз машинасы бар. Инде егерме еллап спиртлы эчемлекләр кулланмагач, теләсә кайчан машинада юлга чыгарга әзер.

-Җитәкчеләрем әйбәт, хәлгә керә беләләр, - ди ул. – Эш хакына өстәмә булыр дип, үгезләр дә симертәбез. Җыйнау бит әле без.

Аларның бик шәп, заманча итеп матурланган өйләре үк сокландыра. Күбесен үзләре җиңдергән, бер өлешен кияү буласы якын кешеләре. Бу хакта да бер-ике сүз. Атлас белән Алсуның олы кызлары, бәгырь кисәкләре Алинә якты дөньяда юк инде, 3 ел элек, 24 яшендә, кинәт гомере өзелгән. Бу хәл никах туе алдыннан була.

-Кызыбызның егете шул көннән бирле безгә кайтып йөри, рәхмәт яусын, эшебездә булыша, искиткеч, үзебезнең улыбыз кебек ул, - диләр Кәримовлар.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев