Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәгә Үзбәкстаннан кунаклар кайткан

Бу көннәрдә алар кунаклар белән мәш киләләр. Түбән Кәминкәдә яшәүче Рифкать һәм Сания Гарифуллиннарга Үзбәкстаннан кайткан туганнарын башка кардәшләре дә аштан-ашка йөртә.

-Кичә авыл урамнарын әйләндек. Кызганыч, буш йортлар байтак, бик шәп, заманча йортлар да бар, - ди моннан 46 ел элек Азиягә, әтисенең апасы янына киткән Рәйсә апа Нагиева. -Әлмәтне, Чирмешәнне дә күрсәттеләр. Алар матур, нык үзгәргәннәр.

-Бик кунак итәләр. Аеруча токмачлы ашны, бәрәңге бәлешен тәмле пешерәләр, - дип сүзгә кушылды Рәйсә апаның ире Мәшрәб. Ул – үзбәк кешесе. Нагиевлар дүрт бала үстергәннәр, өчесе үзләреннән ерак китмәгән, бер кызлары гына гаиләсе белән Төркиядә яши икән. –Ташкенттан ерак түгел бакча – виноград совхозында коттеджда торабыз. Әллә ничә машинабыз бар, маллар да асрыйбыз. Тормышыбыз көйләнгән. Мин гомерем буе автобус йөрттем, Рәйсә совхозда бригадир иде.

Үзбәкстан шәһәрләре, поселоклары бик матур, ди. Сания һәм Рифкать абыйлар анда узган ел кабат барып кайтырга җай тапканнар. Инде унынчы  тапкыр бугай ерак җирләргә чыгып киткәннәр.

-Элеккегеләрендә поезд белән, бер тапкыр машинада, тирә-якны карап бардык. Соңгы баруда Казаннан самолетта очтык. 2,5 сәгатьтән Ташкентта идек инде. Без иң элек бу калада Рәйсә апаның кызы Венераларда тукталабыз, аннары башка кардәшләрдә булабыз, - ди  Рифкать абый Гарифуллин. -Өйдә генә утырмыйбыз, барын да карыйбыз, бездәге белән чагыштырабыз. Ташкентта беренче тапкыр 1978 елның декабрь азагында булдык. Майкадан килеш балык тоткан хәтердә. Анда кыш җылы бит, әле хәзер дә температура плюс 20 градус, диделәр.

-Үзбәкләр, туганнар, безнең яклардан анда китеп урнашкан халык бик кунакчыл, - ди Сания апа. -Төп ризыклары - сәгатьләр буе пешерелүче тәмле пылау һәм камыр эченә ваклап туралган ит, суган тутырылган сумса. Пилмән, үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән дә сыйлыйлар. Экскурсиягә чыксаң, бөтен җирдә шашлык тәкъдим итәләр.

Шуны да әйтик, Гарифуллиннар 9 ай чамасы Үзбәкстанда, Җизказганда торганннар да. Хәтта эшкә дә урнашканнар. Тик артык кызуга чыдый алмаганнар, туган авылларына кире кайтканнар. Бу баруларында ул вакытта шунда туган олы кызлары Индираны, аның ирен дә алганнар. Аларга да кунакта бик ошаган.

-Без булган җирләрдә тормыш яхшы, - ди Рифкать абый. -Балалар күп туа, бөтен җирдә төзелеш күзгә ташлана, эш ягы кыенрак, шуңа күрә һәр йорттан диярлек кемдер Россиягә барып акча эшли, шуңа үзләрендә яңа йорт салалар, элеккегеләрен зурайталар. Анда безнең акча бик дәрәҗәле, сатып алу сәләте югары. Шома юлларда машиналар бик күп, эссене кайтара торган ак төстәгеләре популяр. Россиядә җитештерелгән автомобильләр озакка җитә, чөнки анда кар ява да эри диярлек, юлларга тозлы ком сипмиләр дә бугай.

-Кибетләрдә товар эзләп вакыт уздырмыйбыз, хәзер бит Чирмешәндә дә бар да бар, - ди Сания Гарифуллина.

Якташларыбыз бер кардәшләренең кавышу туена да туры килгән. Анда әллә ничә йөз кеше катнашты, өстәлләргә хәмер куймадылар, диләр.

Ике ай элек кенә Үзбәкстанга барып кайткан Гарифуллиннар ул якларны сагынырга да өлгергәннәр. Исән булсалар, бер айлык пенсия акчасын шуңа тотып, янә җылы якларда эз калдырмакчылар. Мамык кырларын, архитектура һәйкәлләрен кабат күрәселәре килә. Хәзер малларны элеккеге кебек күп асрамыйлар, көз, иртә язда 10 көнгә – ике атнага юлга чыгып китә алалар. 66 яшьлек, 40 елдан күбрәк комбайн йөрткән Рифкать абый, дистә еллар фермада сыер сауган Сания апа андый сәяхәттән энергия, канәгатьлек хисе алып, ял итеп кайталар. Умарта кортларын карый торырга, тавык чебиләренә, өйләренә күз-колак булырга тырыш балалары бар.

Кунак ашы-кара каршы. Әлегә Гарифуллиннарның үзләрендә кунаклар. Яңа елны да бергә каршылаганнар.

-Үзбәкстанда да бу бәйрәмне мондагы кебек үткәрәбез, - ди Рәйсә апа. -Анда Нәүрүз бик колачлы оештырыла. Без ел да корбан чалабыз. Үзбәк телендә иркен аралашам, шуңа үзбәкләр хөрмәт итәләр. Гомумән, төрле милләт халкы дус, аңлашып яшибез. Тормышым зарланырлык түгел, алай да, олыгайган саен туган як еш искә төшә.

автор фотолары һәм гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев