Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче ветеран гомере буена газета чыгарган

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач район типографиясенә эшкә килгән Наилә Дәүләтшина башка һөнәргә кызыкмаган.

Туганнан туганы Рәүф абыйсы армиягә алынгач, аның урынына типографиягә эшкә урнаша, шуннан пенсиягә китә Наилә Фәхразый кызы. Ансат хезмәт түгел, атна саен өч газетага текстлар җыялар. Җыю – һәр хәрефне берәмтекләп. Аяк өсте, тиз, әмма дөрес, барын да үз урынына куеп эшләргә кирәк. Хәреф-шрифт тимер бит әле: кечкенә, салкын, яңаларының кырыйлары бармакларны тырный.

Алар, килендәше Әкълимә апа Дәүләтшина белән, Чирмешәнгә Түбән Чегодайдан күбесенчә җәяү килделәр, җәяү кайттылар.

-Әле бит, иртүк торып, сыер савасы, мич ягасы, су ташыйсы, ашарга әзерлисе бар. Чөгендер дә үстердек. Ирем Камил белән биш бала үстердек. Барына да, ис китә, ничек өлгергәнбездер, - ди  Наилә апа.

Гыйнвар башларында 90 яшен тутырган Наилә Фәхразый кызын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та котлады, район башлыгы исеменнән тәбрикләүләр ирештерде, бүләк тапшырды. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина да юбилярны котлап киттеләр.

Гомумән, бу көнне алардан кунаклар өзелмәде. Сыйлы мәҗлескә күршеләрен дә сыйдырдылар.

-Котлауларыгыз, матур теләкләрегез, искә алганыгыз өчен бик зур рәхмәт, - диде Наилә апа. – Исән булса, берничә көннән ирем Камилгә дә 90 яшь туласы иде, ул бик иртә, 32 ел элек үк вафат булды. Безнең чор кешеләрен төрле сынаулар чыныктырды бугай. Дөрес, хәзер тормыш рәхәт. Үз аягымда йөрим, ишетәм, ике күземә операция уңышлы үтте.

Ветеран элеккеге елларны еш искә төшерә. Типографиядәге кассалардагы кайсы хәрефнең кайсы урында булуын ялгышмыйча, күзен йомып та әйтеп бирә ала.

Наилә апа стенада эленгән үз фоторәсемен кадерле ядкарь итеп саклый.

-Ул рәсем бит районның Мактау тактасында торды, - ди юбиляр. – Шул чакта безнең авылдан берәү Чирмешәнгә барган да, минем рәсемне күргәч, башкаларга “Анда Наилә үзәктә тора”, дигән имеш. “Нишләп тора, чирләмәгәндер бит?”, диюләренә каршы эшнең нәрсәдә булуын аңлаткан.

...Бүген Наилә апалар өендә ут кабызмаслар инде, аны Зәйдә яшәүче кызы Зилә үзләренә кыш чыгарга алып киткән. Балалары гел-гел кайтып йөри алмый шул, Ходай язса, исән генә булсын, ветеран яз җитү белән үз өенә кайтыр әле.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев