Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Теләге булган кеше сыңар кул белән дә әллә ниләр эшли

Шешминка авылыннан физик мөмкинлеге чикле Татьяна Севастьянова бер кичтә бер пар башмак бәйләп бетерә ала. Ул аны сыңар кулы белән генә бәйли, сулы бераз булыша.

-Биш еллар элек ыргак белән аш бүлмәсе өчен тоткыч, җәймәләр, пледлар бәйли башладым. Соңрак Интернеттан карап башмаклар, читек сыман озын балтырлы башмаклар да бәйләргә өйрәндем, - ди Татьяна Александровна. – Аларына заказ бирүчеләр дә бар. Эшләремне сатып та алалар, туганнарга, дусларга бүләккә дә бирәм.

Якташыбыз кул астындагы әйберләрдән вазалар, органайзер ясый. Болай мавыгуы мәктәптә укыганда ук башлана, ул вакытта Татьяна сәйлән белән дә чигә.

-Мин эшсез торырга яратмыйм, буш вакытым булу белән кулыма ыргак алам, - ди кул эшләре остасы. – Җәй айларында  башка эшләр дә күп, хоббиема вакыт азрак кала, көзге, кышкы көннәрдә рәхәтләнеп утырам кул эше белән. Шулай мавыгып китеп җаныма тынычлык табам.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев