Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә егетенең җырлар җыентыгы дөнья күрде

Табигатьтән бирелгән талантны яшереп саклап булмый ул. Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, Түбән Камада яшәп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Ринат Гайнуллин матур-матур көйләр иҗат итә. Ул 20дән артык җыр авторы. Авылдашым 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Җаннан чыккан моңнар" исемле җырлар җыентыгын тәкъдим итү...

Табигатьтән бирелгән талантны яшереп саклап булмый ул. Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, Түбән Камада яшәп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Ринат Гайнуллин матур-матур көйләр иҗат итә.

Ул 20дән артык җыр авторы. Авылдашым 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Җаннан чыккан моңнар" исемле җырлар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.
Ринат Талип улы балачактан, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Ә Түбән Камада яши башлагач, төп эшеннән бушаган вакытын сәнгатькә багышлый, "Чишмә" гармунчылар ансамблендә уйный. Шушы ансамбль белән республикабызның гына түгел, илнең күп төбәкләрендә: Пермь, Владивосток, Төмән, Красноярск шәһәрләрендә Федераль Сабантуйларда чыгыш ясыйлар. Якташыбыз күпчелек көйләрен Түбән Кама шагыйре, байтак җыр текстлары авторы Николай Тукмачев сүзләренә иҗат итә.
Ринатның көйләре халыкчан, чын милли хис белән сугарылган, моңлы. Ул беркемне дә кабатламый, кемгәдер охшарга да тырышмый.
Мамүрә Гафиева.
Чирмешән.
Түбән Кәминкә авылы җыры
Николай Тукмачев сүзләре.
Ринат Гайнуллин көе.
Урамнарын буйлап, гармун уйнап,
Җырлап үтик әле яшьтәшләр.
Монда калды безнең тәүге эзләр,
Монда калды безнең яшь чаклар.
Кушымта:
Кичке шәфәкъләрен карап туймыйм,
Яшәү дәрте өсти һәр иртә.
Матур җирләр бик күп бу дөньяда
Безнең Кәминкәгә ни җитә.
Язмыш безне дөнья буйлап чәчте,
Төрлебезне төрле якларга.
Шушы җирдән китмәс кебек идек
Уйламаган сабый чакларда.
Монда гына тәнем сихәтләнә,
Монда гына җаным ял итә.
Шушы җирләр безне мәңге көтә,
Бары бу җир безне үз итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы җыр Ринат Гайнуллин