Түбән Кәминкә егетенең җырлар җыентыгы дөнья күрде
Табигатьтән бирелгән талантны яшереп саклап булмый ул. Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, Түбән Камада яшәп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Ринат Гайнуллин матур-матур көйләр иҗат итә.
Ул 20дән артык җыр авторы. Авылдашым 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Җаннан чыккан моңнар" исемле җырлар җыентыгын тәкъдим итү...