Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кармалканың 90 яшьлек юбиляры йорт куяннары асрый

Югары Ослан районы кызы Александра Гетмановна гомеренең күп өлешен Түбән Кармалкада үткәрә. Хәзер инде аңа – 90 яшь.

Агроном һөнәрен үзләштергән кызны 1952 елда, юллама буенча, Чирмешән районына, Шешминка МТСына җибәрәләр. Аннан Шураны Түбән Кармалкага билгелиләр. Яшь агрономга биш колхоз – Бәркәтә, Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка һәм Баграж авыллары йөкләнә.

Түбән Кармалкада фатирда торып, авылдан-авылга җәяүләп тә, ат белән дә йөрергә туры килә яшҗ белгечкә. Тормышка чыгып, игезәк уллары тугач кына, ул бу эшен ташлый, сатучы да, колхоз гаражында заправкалаучы булып та эшли.

Кызның Түбән Кармалкада төпләнеп калуын язмыш дими ни дияргә инде. Фатир хуҗасының улы белән гаилә коралар алар.

-Мине улы армиядә булган бер апага фатирга урнаштырдылар. Язмыштыр инде, Анатолий хезмәт соргын тутырып кайткач, без өйләнештек тә, - дип яшьлек елларын искә алды юбиляр. –48 ел бергә яшәдек, дүрт ул үстердек.

Төп йортка, әниләренең олы юбилеена, уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары җыелган. Кызганыч, бу матур бәйрәмдә әтиләре генә юк. Александра Гетманова бу көнне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән дә котлаулар кабул итте, аны район үзәгеннән килеп котладылар.

-Рәхмәт, мин бу көнне дә күрүем белән бик бәхетле. Җиде туганнан икәү генә калдык инде, - диде Александра Михайловна.

Юбиляр гел хәрәкәттә – озын гомер итүенең сере дә шунда. Ул бүген дә йорт эшләрен үзе башкара, бакчасында бәрәңгесен, суганын үстерә. Әле йорт куяннары да асрый, балаларын тәмле  пирожкилар белән сыйлый.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X