Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән больницасы стоматологы Фәнил Булатов киңәше: үзегезне яратыгыз

Районда Фәнил Әсхәт улы Булатов күпләргә таныш. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек, яшьләргә үрнәк булырлык бу табиб – стоматолог озак еллар буе район үзәк больницасында эшли.

Шушы көннәрдә Фәнил Булатовка “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

-Без бит авыл малайлары, Иске Кадида үстем, - ди Фәнил Әсхәт улы. – Мәктәпне тәмамлагач Казан медицина институтына укырга кердем, аннан соң Горький өлкәсендә стажировка үттем. 1988 елда район больницасына эшкә кайттым. Һәм инде 32 ел якташларыма медицина ярдәме күрсәтәм. Табиб өчен иң мөһим сыйфат - кеше сәламәтлегенә битараф булмау һәм үз эшеңне яратып башкару. Теш табибына, нигездә, тешләр сызлаганда гына мөрәҗәгать итәләр шул. Теш авыртканын көтәргә кирәкми. Стоматологта елга ике тапкыр булырга тырышыгыз, аңардан курыкмагыз. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк бит. Тешләрегез исән икән, азыкны яхшылап чәйни аласыз. Тешләрнең торышына карап, организмның тулаем торышын фаразларга мөмкин. Кешенең тешләре матур булса, ул рәхәтләнеп елмаячак, ә елмайган кеше башкаларның да кәефен күтәрә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев