Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шөкер итеп яши торган заман

Күптән түгел Күтәмә авылында Иванкиннар йортында кунаклар күп җыелды. Сәбәбе шул - йортның иң өлкән кешесенә Мария Александровнага 90 яшь тулды. Мария Александровна гаиләдә генә түгел, авылның да иң өлкән кешесе. Ул исәнлегеннән дә, тормышыннан да зарланмый, тик хәтере генә начарланган. Шулай да ул үткән тормыш юлын, сугыш елларын һич...

Күптән түгел Күтәмә авылында Иванкиннар йортында кунаклар күп җыелды. Сәбәбе шул - йортның иң өлкән кешесенә Мария Александровнага 90 яшь тулды.

Мария Александровна гаиләдә генә түгел, авылның да иң өлкән кешесе. Ул исәнлегеннән дә, тормышыннан да зарланмый, тик хәтере генә начарланган.
Шулай да ул үткән тормыш юлын, сугыш елларын һич онытмый.
М. Иванкина сигез балалы гаиләдә иң өлкәне була. Сугыш башланганда 17 яшендәге кызны, башка яшьтәшләре белән бергә, Свердловский шәһәрендәге хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Андагы авырлыкларга түзмичә качып кайткан якташыбызны Горький шәһәрендәге төрмәгә утырталар. Аңа аннан сугыш беткәч кенә кайтырга насыйп була.
Мария Александровна тыныч тормышта колхозда сыер савучы булып эшли. 13 ел урын өстендә яткан әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата. Улы Александрны ялгызы тәрбияләп үстерә. Бүген шушы улы һәм килене Любовь тәрбиясендә яши.
Яшь чакта авырлыкларны күп күрсәм дә, бәхетле картлык кичерәм,- ди юбиляр. -Әзергә яшим, ашым пешкән, керем юган, балаларым, онык-оныкчыкларым янәшәмдә. Шөкер итеп яши торган заман.
Мария әби өйнең йозагы кебек. Балаларын эшкә, укуга озатып кала, кайтуларына сагынып көтеп ала. Ул 90 яшен тутырса да, пост тота, бөтен дини йолаларны үти. Элек чиркәүгә йөрсә, хәзер догаларны өйдә генә укый.
Апаларын юбилее белән котларга туганнары да кайткан. Мария Александровна Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын бик җылы кабул итте.
Муниципаль район башлыгы исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршинаның котлауларына да, башка бүләкләргә дә бик куанды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилейлар Кутәмә авылы Чирмешән