Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сан алучыларга халык белән уртак тел табу кирәк

Быел Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Ул ун елга бер тапкыр үткәрелә. Әлеге чарага әзерлек эшләре башланды да инде. Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда 2010нче елны узган иде. Анда Иске Кадидан Асия Мостафина да катнашкан. -Исәп алучылар өчен әүвәл махсус укулар оештырдылар. Безнең Иске Кади авыл җирлегендә ике исәпкә...

Быел Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәреләчәк. Ул ун елга бер тапкыр үткәрелә.

Әлеге чарага әзерлек эшләре башланды да инде. Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда 2010нче елны узган иде. Анда Иске Кадидан Асия Мостафина да катнашкан.
-Исәп алучылар өчен әүвәл махсус укулар оештырдылар. Безнең Иске Кади авыл җирлегендә ике исәпкә алучы эшләде. Ун көн дәвамында турыдан -туры халыктан сорауларга җавап алу белән мәшгуль булдык,- ди Асия Мостафина. - Авыл халкы белән эшләве әллә ни кыен булмады. Монда бит бар да ачык, кеше кешене белә. Дөрес, төрле характердагы һәм кәефтәге кешеләр белән очрашырга туры килде, әмма хисапчының бурычы- һәр кеше белән уртак тел табып, үзеңнең вазыйфаңны төгәл башкару. Ниндидер сораулар килеп чыкса, аларны тиз арада хәл итү өчен хисапчыларга кесә телефоннары да биргәннәр иде. Аллага шөкер, андый җитди проблемалар булмады. Халыктан документ - паспорт сорамыйча, бары тик сораштыру юлы белән генә мәгълүматлар тупладык. Йорттан йортка йөргәндә, ике уй була иде, беренчесе - өйдә булсалар ярар иде һәм этләре бәйдәме икән. Кызыклы хәлләр дә килеп чыккалады. Ул вакытта сораштыру кәгазендә йорт башлыгын күрсәтергә һәм өйдә булганнарның аңа кем туры килүләрен билгеләргә иде. Бер йортка кердем дә, монда кунаклар кайткан. Кеше күп, балалар да бар, очына чыга торган түгел. Үзләре дә белеп бетермиләр кем кемгә ничек туры килгәнен. Шунда инструкторга шалтыратып, киңәш сораган идем. Мөмкинлегем булса, быел да бу чарада катнашыр идем.
Узган елның ноябрендә Иске Кадида мини исәпкә алу узган. Аны Рәмзия Заһретдинова үткәргән.
-Исәпкә алу турында алдан хәбәр иттеләр, халыкка памяткалар тараттылар. Шуңа да ансат булды,- ди Рәмзия. - Сан алу 118 йортта узды. Бу эшне башкарып чыгу өчен планшет биргәннәр иде. Компьютер белән эшли белгәч, анысы да ярады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы сан алучы