Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Роман Миронов Президентны күреп кайтты

Кадетлар мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Роман Миронов республика Президенты белән очрашты.

Яңа ел алдыннан Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, федераль һәм республика бәйгеләре, фән олимпиадалары җиңүчеләрен - барлыгы 15 кешене чакырганнар. Президент кунаклары арасында безнең якташыбыз Роман Миронов та булган.

Республика җитәкчесе кабинетында узган очрашуда мәктәп укучылары Рөстәм Нургали улы белән аралашканнар, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын биргәннәр.

Очрашу ахырында Президент сәләтле балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган һәм яңа ел бүләкләре – планшетлар тапшырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев