Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Порфирий Афанасьев Чирмешәндә булып китте

Шушы көннәрдә танылган якташыбыз, Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, академик, дистәләгән китап авторы Порфирий Афанасьев туган ягында кунак булып китте.

Узган елны 75 яшен тутырган язучыбыз бу кайтуында район җитәкчелеге белән очрашты, туган авылы Яңа Элмәледә дә булды. Монда Порфирий Васильевичның музеен ачу планы бар. Бу юнәлештә эш башлаганнар да. Ул туып үскән йортны сатып алганнар, инде экспонатлар туплыйлар.

-Район, авыл тормышы белән гел кызыксынып торам, - ди язучы. – Әле күптән түгел генә “Сувар” газетасында Яңа Элмәледә узган “Афанасьев укулары” дигән чара турында укыдым. Анда бик күп кеше, хәтта башка районнардан килгән укучылар да катнашканын белдем. Кызганыч, үзем ул вакытта кайта алмадым. Якташларыма, мине шулай зурлап искә алулыры өчен, зур рәхмәтемне белдерәм.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Порфирий Афанасьев