Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәмидуллин Нурхамәт Нурулла улы

Чирмешән муниципаль районының элеккеге башлыгы һәм район Советы рәисе, соңгы вакытта "Чирмешәнагрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләгән Нурхамәт Нурулла улы Хәмидуллин 2014 елның 25 сентябрендә 60нчы яшендә арабыздан мәңгегә китте. Н.Н. Хәмидуллин 1955 елның 27 январендә Татарстан АССРның Чирмешән районы Иске Кади авылында дөньяга килә. 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын...

Чирмешән муниципаль районының элеккеге башлыгы һәм район Советы рәисе, соңгы вакытта "Чирмешәнагрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләгән Нурхамәт Нурулла улы Хәмидуллин 2014 елның 25 сентябрендә 60нчы яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Н.Н. Хәмидуллин 1955 елның 27 январендә Татарстан АССРның Чирмешән районы Иске Кади авылында дөньяга килә.
1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген Чирмешән районының Тукай исемендәге колхозында өлкән икътисадчы булып башлый. Аның бөтен тормыш юлы авыл хуҗалыгы белән булды. 1984-1988 елларда Н.Н.Хәмидуллин Тукай исемендәге колхоз партоешмасын җитәкли, җиде елдан артык әлеге хуҗалыгының рәисе була. Монда аның сәләтле, инициативалы җитәкче һәм оештыручы буларак сыйфатлары бөтен тулылыгы белән ачылды.
1995-2010 елларда Нурхамәт Нурулла улы "Чирмешәнагрохимсервис" ААҖе директоры һәм шул ук вакытта "Уңдырышлылык" ҖЧҖе директоры булып та эшләде. Нәтиҗәле эшчәнлеге, һөнәри осталыгы, җаваплылыгы һәм кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул агрохимия хезмәтен үстерү һәм кырларның уңдырышлылыгын арттыру буенча киң күләмле эш башкара алды.
2010 елның декабреннән 2013 елның маена кадәр Н.Н.Хәмидуллин - Чирмешән муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе. Аның җитәкчелегендә районны социаль-икътисади үстерү буенча яңа адымнар ясалды, күп бурычлар уңышлы хәл ителде. Үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге, хезмәт сөючәнлеге, югары җаваплылыгы, тирә-юньдәгеләргә хөрмәтле каравы белән Н.Н.Хәмидуллин район халкы арасында абруй казанды. Ул "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды; "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә", "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнде.
Нурхамәт Нурулла улы Хәмидуллинның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.
Н.Ш.Зарипов, Ә.Ә.Шакиров, Ә.С.Могыйзов, А.Г.Гыйльманов, А.Ә.Закиров, Р.Ш.Долгополова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан