Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны Утыз Имәндә җирләделәр

Рәмис Нияз улы Лотфуллин махсус хәрби операциягә узган елның көзендә Менделеевскидан алынган. 22 яшьлек якташыбыз 2023 елның гыйнварында Донецк Халык Республикасында, Артемовскида һәлак була.

Ватан солдатын соңгы юлга озатырга байтак халык килде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов мәрхүмнең әнисе Лилиянең, бабасы һәм әбисе Ислам һәм Гөлфиянең авыр кайгыларын уртаклаштылар, кыю ул үстергәннәре өчен, аларга рәхмәт әйттеләр, түземлек теләделәр.

Рәмис Лотфуллин дини йолалар буенча җирләнде. Урының җәннәттә булсын, Ватан солдаты.

Моңа кадәр Украинадагы махсус хәрби операция зонасында ике якташыбызның - Евгений Зоринның һәм Владимир Митяевның гомерләре өзелде.

Кадыйр Гомәров фото һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев