Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Төхфәтуллиннар өч малайдан соң кыз көткән

Лашман авылыннан Гөлназ Төхфәтуллина иренең 50 яшьлек туган көненә бүләкне әллә кайлардан эзләмәгән. Фәритне, өч малайдан соң, тансыкка кыз алып кайтып сөендергән.

Әле бишектә генә ятучы Ралинә киләчәктә әнисенең булышчысы булыр. Узган елның ноябрендә туган бәби – хәзер өйдәге ир-атларның гел игътибар үзәгендә: үткән-барганда бишеккә күз салып китәләр, елмайтырга тырышып сүз каталар, кулга алып “үчтеки итәләр”...

-Ралинә “планлаган” сабыегызмы? – дигән соравыма.

-Юк, шулай да Фәритнең 50 яшьлегенә кыз  алып кайтырмын, дигән уй ничектер барыбер гел күңелемдә йөрде. Балага узганымны беркемгә дә әйтмәдек: туганнарга да, эштә дә. 12 атналардан соң Әлмәткә УЗИга баргач, табиб: “Похожа на девочку” дип сөендерде, - ди Гөлназ Хөсәен кызы. – Шунда авылдан, борчылып. Фәрит шалтырата: ”Йортны ун тапкыр әйләндем бит инде, кем анда безнең?” – ди. Кыз икәнлеген әйттем.

 

-Кем булса да ярый да, тик кыз булгач, аерым шатландым, тансык бит, - дип сүзгә кушылды Фәрит Минзәвал улы.

...Бүген гаилә тулы составта өйдә. Нефтьче әтиләренең ялы, Чирмешәндәге бер кибеттә запас частьләр сатучы әниләре декрет ялында. Казан кооператив техникумының соңгы, өченче курсында юрист һөнәрен алучы  Рамазанның да каникул чоры. Лашман мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы Раяз, дүртенчедәге Ранис әниләре салган бәрәңге бәлешенең нәкъ пешеп чыккан вакытына кайтып керделәр. Өстәл янына үзләре генә дә зур бер табын.

-“Армиягез” зур, вакытында ашатмасаң, бунт күтәрмиләрме егетләрең? - дим Гөлназга шаяртып. Әле яшь бала да бар.

 

-Иртән, бигрәк тә Фәритнең эш көнендә, биштән торырга тырышам, аңа үзе белән ашарга әзерләп җибәрәм. Раниска да иртән, чәй белән генә булмый, мәктәпкә барганчы ниндидер ботка кирәк. Дөрес, ялы булса, Фәрит тә пешерә, анысына иренми. Кич белән эштән кайткач, мин тагын кухняда инде, - дип көлә Гөлназ.

Төхфәтуллиннар Лашманда Фәритнең мәрхүм әти-әниләре салган йортта яшиләр. Урыннары бик аулакта, үзләре әйтмешли, утрауда. Фәрит урын өстенә калган әти-әнисен шактый еллар карап соңгы юлга озата. Яшереп торасы юк, соңлабрак,  37 яшьтә өйләнүе дә шуңа. Гөлназ белән  озак очрашып йөрмиләр, 2010 елда гаилә коралар.

Алар берничә ел гына мал тотмыйлар, моңа кадәр абзарларында дүрт-биш баш эре мал симерткәннәр. Бакчалары зур, илле сутыйлы.

-Авылны бик яратабыз. Шәһәргә кунакка барсак та, көч-хәл белән бер-ике көн торып, утравыбыздагы өебезне сагынып кайтабыз. Монда тыныч, рәхәт, ә шәһәр тормышы тавышлы, ыгы-зыгылы, - диләр Төхфәтуллиннар.

 Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

22

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев