Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче Шәүкәт Гатауллин үз гаражында музей ясаган

Лашманда яшәүче Шәүкәт Гатауллин янына килүчеләр үзләре белән “күчтәнәчкә” нинди дә булса иске әйбер тотып килергә тырышалар. Йорт хуҗасы шундый кунакларны ярата.

Ә сере бик гади: шушы рәвешле Шәүкәт Шакир улы гаражында ясалган  музей киштәләрен тулыландыра. Бу хакта язарга теләп, үзенә шалтыраткач, ул миңа да: “Энем, берәр әйбер тота кил инде”, - диде. Нишлисең, хезмәттәшемдә иске грампластинкалар булган, бүләккә шуларны алып бардым.

Шәүкәт абыйның музей ясаганын ишеткәч, анда берничә генә әйбердер  дигән идем. Ялгышканмын, мондагыларны күргәч шаккаттым: шулкадәр әйберне ничек җыеп кына бетергән?! Биеклеге – 6, иңе-буе  10 метрга 5 метрлы гаражның ике  ягындагы катлы-катлы, озын киштәләр  экспонатлар белән шыплап тулган.

-Өйдә ике будильник,  “Янтарь“ дип аталган  ике стена сәгате бар иде, соңгыларының берсе - авылдашым Рифкать абый Галиуллин истәлеге, икенчесе - әбинеке. Фәхри бабай әтигә “коромысло” үлчәү, бизмән биргән булган. Хәзер дә бик төгәл эшли. Сугыш вакытында икмәкне колхозда шуның белән үлчәгәннәр. Әлеге әйберләрне кадерләп сакларга телим, - дип сүз башлады  үз музее хакында Шәүкәт Гатауллин.

...Агач эшенә оста якташыбыз әүвәл гаражындагы эш кораллары  саклана торган киштәләрне сүтеп ташлаган. Үзе әйтмешли, килгән кешегә матур булсын дип,  гараж стенасын вагонка белән эчләп чыккан, яңа киштәләр ясаган. Аларга стенкалардан, сервантлардан калган пыялалар җәя. Беренчел мәлне аңа туганы Рауфан Зөфәров булышкан. Булган экспонатларны икәү киштәләргә тезәләр. Матур килеп чыккач, “музей директоры” тагын дәртләнә: авыл буенча йорттан-йортка диярлек йөреп, тарихи әйберләр җыярга керешә. Кайсын сатып ала, кайсын аңа болай гына биреп җибәрәләр.

-Иң беренче Йосыф абый Вәлиуллиннан  250 сумга элеккеге стена сәгате сатып алдым. Рифкать абый  Сәлахов  әтисеннән калган  зур көзге, телевизор, люстра тәкъдим итте.  Җиңгәбез. Фәния  апа Зөфәрова: ”Энем, абыеңның төсе итеп сакларсың”, - дип,  ике стена сәгате биреп җибәрде. Кармышта яшәүче Дания апаның да сәгатьләре булган. Экспонатлар гел арта барды. Әйтмим калганын, хәтта Кукмарадан кодагыебыз зур җиз самавыр, сәгать алып килгән, - ди Шәүкәт Гатауллин.

Шулай итеп һәр әйбер киштәләргә менеп “кунаклый”. Бүген аның музеенда  унлап  самавыр, дүртесе – җиздән; егермеләп транзистор, магнитофон, автомашина магнитолалары, утызлап стена сәгате, иллеләп будильник, җиде гармун... Тагын әллә ниләр бар.

-Безнең кушамат поши, пошай Шакир малайлары без. Моны Чирмешәндә яшәүче авылдашым Илдар Нуруллинның хатыны Алсуга сөйләп, алар кибете аша поши рәсеменә заказ биреп кайтарттым. Аны менә монда элдем.

-Килеп караучылар бармы?

-Карыйлар, туганнар, дуслар. Беркөнне авылдаш Шамил Гасыров килеп, сокланып,  яхшы эшкә алынгансың дип, рәхмәт әйтеп, сәдака да калдырып китте.

Дусларын, танышларын күрсә, Шәүкәт абый алардан әле дә берәр иске әйбер сорарга онытмый. Әнә күптән түгел экспонатлар арасында  агач чиләкләр,  йон эрли торган элеккеге җайланмалар урын алган. Халыкта инде андыйлар калмагандыр дисәң, бар икән, табылып тора.

– Боларны Кирпеч заводында яшәүче дускынай Сергей Илюхин бирде. Казан, солдат каешы, солдат биштәре дә - аңардан.  Бу әйберләр аның апасының иске йортыннан чыккан.  Лагеркадан Вячеслав Миронов белән больницада бергә яткан идек. Шунда дуслашып калдык, музеем барлыгын белгәч:  ”Миндә шулар-шулар бар”, - диде. Анда барып,  балчык чүлмәк,  гармун,  үргән савыт эчендә шешә алып кайттым, - дип сөйләде Шәүкәт Гатауллин.

-Шәмдәлнең мондыен күргәнем юк, иде, - дим, әллә ничә “мөгезле” шәм куйгычка ымлап.

-Монысын Чирмешәндә тимер-томыр җыючы Илдус бирде, күмер үтүген дә кызганмады. Кызыклы әйберләр китерүчеләр күп булды инде, рәхмәт, барысын да әйтеп бетереп булмый.

-Ә менә, киресенчә, сездән нидер сатып алырга теләп килүчеләр булмадымы?

-Юк, аннан,  бу бит истәлек, безнең – тарих. Авылыбыз, төбәгебез, илебез үткәне. Миңа халык кадерле әйберләрен ышанып тапшыргач, мин аларны ничек сатыйм инде, юк, шту син, бернәрсәне дә сатмыйм - диде Шәүкәт Шакир улы.

Гадәттә музейлар оештыру, тарих белән  пенсиягә чыккан интеллигенция вәкилләре, ветеран укытучылар  шөгыльләнә Ә монда гап-гади төзүче үзләрендә тарих почмагы  булдырган.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев