Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман мәктәбенә Минсәгыйть Шакиров исеме бирелә

Бер ел элек вафат булган якташыбыз исемен шулай мәңгеләштерәләр

- Бу тәкъдимне мәктәп коллективы, Лашманда узган җыенда катнашучыларның күпчелеге, комиссия дә хуплады, - диде район башлыгы Рамил Айбатов Минсәгыйть Закир улының вафатына бер ел тулу уңаеннан оештырылган Коръән ашында. -Ул моңа лаек, аның вакытында районда бик күп биналар төзелде, күләмле зур эшләр башкарылды. Бүгенге мәҗлесне мәрхүм якташыбызның улы Рафаэльнең, гаиләсе белән бергәләп үткәрәбез.

Район җитәкчесе быел Лашман мәктәбенең бер өлешен капиталь ремонтлауга республикадан 26 миллион сум акча бирелү ихтималы турында да әйтте.

Минсәгыйть Шакировны Чирмешәндә оештырылган искә алу чарасында Коръән аятьләре һәм сүрәләр укылды, мәрхүм рухына дога кылынды, аның белән бәйле истәлекләр яңарды.

- Инде бер ел элек арабыздан китсә дә, ул һаман безнең янда кебек. Минсәгыйть Закирович, урыны оҗмахта булсын, уникаль биографияле, олы шәхес иде, аны кабатлый алмыйсың, моның өчен ул булырга кирәк, - диде “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин. - Безнең буынга төрлесе эләкте: үзгәртеп кору, дефолт, кризис. Минсәгыйть Закир улы шушы болганчык елларда аеруча тырышып эшләде. Республикада җирле үзидарә эшчәнлеген активлаштыру буенча ул башлаган, кулланышка кергән яңа формалар, төрле программалар әле дә гамәлдә. Чирмешәннең бүгенге йөзе аның белән бәйле, ул туган районы үзәген шәһәр кебек итте.

Минсәгыйть Закир улы Шакиров 2023 елда 74 яшендә вафат булды. Ул 22 ел дәвамында район белән җитәкчелек итте, ун елдан күбрәк ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булды. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп кенә орден һәм медальләр иясе.

Мәҗлестә катнашкан башкалар да: мәрхүмнең элеккеге хезмәттәшләре, тирә-күрше районнар башлыклары, туганнары, авылдашлары Минсәгыйть Закировны оста, булдыклы, авторитетлы, компетентлы, гел үз фикеренә ия җитәкче, белгеч буларак мактадылар.

Әтисе кебек, Рафаэль Шакиров та лашманлыларга булышырга тора.

-Рәхмәт, үзе укыган Лашман мәктәбенә әтинең исеме бирелү миңа да зур бүләк сыман булды, - диде ул.

Рухы шатлансын, районда Минсәгыйть Шакировны онытмыйлар, зур эшләренә зур бәя куялар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев