Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман кызы укуда алдынгы һәм менә дигән артист

Лашман мәктәбе укучысы Лиана Соруретдинованың белмәгәне юктыр. Уңыш артыннан уңыш яулый ул.

5 нче сыйныфта белем алучы кыз бары “5”ле билгеләренә генә укый, шуның өстенә башка өлкәләрдә дә сәләтләрен күрсәтә.

Ул “Йолдызлык” фестиваленең муниципаль этабы җиңүчесе. Октябрь аенда Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән  Гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсында аерым рольләрне иң яхшы башкаручылар сафына  керде.

Атлас һәм Ләйсән Соруретдиновларның кызы спорт белән дә яратып шөгыльләнә. Остазлары әйтүенчә, районның иң өметле яшь йөзүчеләренең берсе икән Лиана. 2023-2024 еллар сезоны ачылуга багышланган, Лашманда узган ярышларда ул чираттагы җиңүен яулады: үз яшендәгеләр төркемендә абсолют җиңүче булып танылды.

Ләйсән Соруретдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев