Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда виноград бакчасы бар

Лашман авылыннан Рөстәм абый Галимовның бакчасында егермеләп төр виноград үсә. Яшеле, шәмәхәсе, алсу төстәгеләре бар. Зур-зур тәлгәшләрдә эре-эре җимешләр өлгергән. Кибетләрдә сатыла торганнардан бер дә ким түгел. һәвәскәр бакчачының кечкенә генә участогында безнең күзләргә ятрак булган тагын әллә никадәр үсемлек үсә әле. Әнә сентябрь аенда гибрид кура җиләге кып-кызыл булып...

Лашман авылыннан Рөстәм абый Галимовның бакчасында егермеләп төр виноград үсә. Яшеле, шәмәхәсе, алсу төстәгеләре бар. Зур-зур тәлгәшләрдә эре-эре җимешләр өлгергән. Кибетләрдә сатыла торганнардан бер дә ким түгел.

һәвәскәр бакчачының кечкенә генә участогында безнең күзләргә ятрак булган тагын әллә никадәр үсемлек үсә әле. Әнә сентябрь аенда гибрид кура җиләге кып-кызыл булып утыра. "Чиләбе кунагы" бакча җиләгедәй, баш бармак кадәрле эре җимеш биргән. Тәме, дөрес, безнең кура җиләкләренекеннән бераз гына балсызрак кебек. "Лимонник китайский"ның да быел уңышы мулдан. Миләшкәрәк охшаш, яшел яфраклар эченә яшеренгән кызыл җимешләр дару итеп кулланыла икән. Бакчада тагын кара кура җиләге, өйдә лимон, мандарин үсә. Билгеле, Рөстәм абыйдан күбрәк виноград хакында сораштым.
-Быел, коры булганлыктан, виноград иртә өлгерде, - ди бакчачы. - Кыраулар төшеп, яфраклары коелгач, мин аларның быел җибәргән ботакчыкларын өч-дүрт буын калдырып кисеп чыгам. Аннан куакны җыеп бәйлим дә, җиргә яткырам. Өстен инде иске тюль белән каплап куям. Башкача җылытканым юк. Ун елдан артык үскәнлектән, алар, кем әйтмешли, "арыш камырына" әйләнде инде, безнең кышларга яраклашкан, кар астында өшемиләр.
Язга чыгып, көннәр җылыта башлагач, бакчачы виноградның өстен ача. Ә куак бөреләнгәч, аларны күтәртеп куя. Ниндидер ашламалар, препаратлар сипкәнем юк, ди. Төбенә бары тирес сала, көл сипкәли икән. Виноград тәлгәшләнгәч, тә, аның өстендәге ботакчыкларны дүрт-биш буын калдырып кыскарта. Алай итмәсәң, согы яфракка гына китә икән.
Рөстәм абый Галимов виноградтан йөзем дә киптерә. Аның өчен тешсез сортлы тәлгәшләрне өзеп, бөҗәкләр килмәсен өчен аларны марля белән чорнарга һәм "ызба башына" - чормага элеп куярга кирәк. Ышык урында җимеш бөрешеп кибә. Йөземне шулай ясыйлар.
Монысы булды виноград хакында. Рөстәм абый бәрәңге игү белән дә "җенләнгән" кеше бит әле. Ул аларның орлыкларын кайдан гына юлламый. "Рокко" дип аталган сары бәрәңгесе бар, кызылы, тагын, үзе әйтмешли, "Ирландия бәрәңгесен" үстерә. Эче дә, тышы да зәңгәр төсле яшелчәсе кызык - ашка салсаң, шулпасы да зәңгәрләнеп чыга, ди. Куш йодрык хәтле эре бәрәңгеләр.
-Дөрсесен генә әйткәндә, "сыйпап кына" үстерсәң, бәрәңге уңа инде ул. Бер сорты булмаса, икенчесе барыбер ашарлык була. Иң мөһиме - орлыкны сирәгрәк утыртырга кирәк, төп араларын 50-60 см калдырып. Симәнәнең артык вагына да кызыкмаска. Вактан вак була. Кортлар килмәсен өчен, мин чокырларга суган кабыгы да салам. Бу турыда газетада укыган идем. Файдасы бар кебек үзе,- дип кайбер серләре белән уртаклашты оста.
Газета дигәннән, 78 яшьлек Лашман карты унлап төрле газета-журнал алдырып укый. Әле Красноярскийда чыга торган "Сады Сибири" газетасы хезмәткәре белән хат та алыша икән. Рөстәм абый бәрәңге үстерү буенча аларның Лашмандагы галиме дисәң дә була. Редакция безнең якташка почта аша бушлай элиталы орлыклар җибәрә (бишәр данә), ә Рөстәм абый аларны безнең җирлектә "кеше итә". Бәрәңгенең ничек үскәнен теркәп бара, күзәтә, уңышны саный. Аннан "фәнни" мәгълүматлар Красноярскийга китә.
Бәрәңге уңышын тәҗрибәле бакчачы базда гадәти капчыкларда саклый. Өчәр чиләк тутырып. Яшелчә өстенә салам да сала. Анысы артык дымны үзенә тартып тора икән. Ә утыртканда исә, орлыкларны март ахырларында ук өйгә кертә. 1 майларда, утыртыр алдыннан, аларның үрентеләренең озынлыгы берәр сантиметрга җиткерә.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманка

2
X