Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашман бакчачысы вагоннар белән генә саный

    Аның бакчасында октябрь башында да бакча җиләге пешеп тора, кура җиләге чиләкләп җыярлык. Һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов башка җиләк-җимешне дә уңдырып үстерә.

    Аның бакча “биләмәләре” виноград агачлары белән башлана. Алар берничә төп, берничә сортлы. Инде кыш чыгарга әзерләр. Салкыннарга чыдам бу агачларны Рөстәм абзый җиргә яткырып куйган. Нәрсә беләндер томаламый, алар язга кадәр шулай тора. Ике оя умарта кортлары да пленка материал томалаган “өйләрендә” кышны исән-имин үткәрәләр икән.

    -Мин агач үсентеләрен дә артык тәрбияләп иркәләмим, - ди Лашманда яшәүче 82 яшьлек һәвәскәр бакчачы. -Әйтик, алмагачларыма яңгыр, кар сулары да җитә, өстәмә су сипмим. Төпләренә бер-ике чиләк тирес кенә салам да, алмалары борчак хәтле чагында агу сибәм. Аннары уңыш кына җыям. Грушага да шул ук тәрбия. Быел алма, груша да бик күп булды, аларны кая илтергә дә белмим.

    Рөстәм абзыйның алмагачлары биек үсми, әмма зур, тәмле алма бирәләр. “Колоновидный” сортлы, ботаклары янга китми, корт килми, үзе серкәләнә торган. Казаннан кайтарткан булган аларны.

    Бакчада берничә төп груша үсә, әмма сортлары әллә ничә. Рөстәм абзый электән үк бер агачка төрле сорттагы дүртәр, бишәр ботаклар да ялгап куя. Бер үсентене Чиләбедән, берсен Горно-Алтайскидан ук кайтарткан. Барысы да уңыш китерә. Кирәк булса, Лашман бабае компьютерын кабыза да, нәрсә кирәк, шул хакта мәгълүмат табып, интернет аша аңа заказ да бирә. Яхшы  сортны дистә еллар үрчетсәң дә оттырмыйсың.

    -Әнә ипинең төрлесен ашыйбыз. Элек, мин пекарняда эшләгәндә, он бик сыйфатлы, тиз кабара торган иде, - ди Рөстәм Сәфәр улы.

     

    Реклама

    -Күп пешерә идегезме ипине? – дим ветеранга, бу хакта сүз башлангач.

    Рөстәм абзыйның җавабы кыска булды: -Мин бит 5 кенә класс белемле, тонналап санаганым юк, айга чама белән бер вагон он кайта, шул чама камыр эшләнмәләре пешерә идек.

    Санап карагач, көнгә 2 тонна килеп чыга.

    -Лашманда бакчачы дусларың күпме? – дип тә сорадым.

     

    -Юк, күп түгел, ә тирә-яктан еш киләләр, кызыксыналар, сорашалар. Иң еш аралашкан кешем – Әмирдән Әхсән Гаязов. Еш күрешәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, бер үк җирдән үсентеләр дә алгалыйбыз, - ди тернга (слива -күгән агачы) абрикос ботаклары да ялгап үстерә башлаган оста бакчачы.

    Уңышны үзе үстерсә, җиләк-җимешне урнаштыруда (тозлау, варенье ясау һ.б.) аңа балалары нык булыша. Карчыгы вафат булганнан соң, Рөстәм абзый ялгызы гына яши.

    фото: автор

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 октябрь 2019 - 14:08
      Без имени
      Молодец курше бабай .