Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче Нурислам бабай велотренажерын еш кабыза

Лашман авылында гомер итүче 90 яшьлек Нурислам Шакиров һәр көнне тренажерда шөгыльләнә, велосипед педальләрен әйләндереп берничә километр “юл үтә”.

-Әлеге велотренажерны улларым 80 яшьлек юбилеема бүләк иттеләр. Элегрәк көнгә бишәр километр “үтә” идем, хәзер инде алай ук булмый. Тик бер көн дә калдырмаска тырышам, - диде Нурислам Сәгыйрь улы 90 яшьлек юбилеена килгән кунакларга. – Гел хәрәкәттә булырга кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт.

Нурислам бабай тик торырга яратмый, җәй көннәрендә гел бакчада йөри, яшелчәләргә су сибә, чүбен утый. Кыш көне дә эш таба, кетәклектәге тавыклар  иртән үк аны көтеп тора, песнәк, чыпчыкларга да җим салырга онытмый. Биш вакыт намазын да калдырмый якташыбыз.

Нурислам Сәгыйрь улы хезмәт юлын 10 яшендә башлый, ат белән урак ура. Ул атлар ярата, армиягә киткәнче ат җигеп эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы илле елга якын.

Армиядә машина йөртү таныклыгы алгач, нинди генә машина руле артында, илнең кайсы гына төбәкләрендә булмый. Машина йөртү таныклыгы алу теләге шундый зур була, отпускадан баш тартып укый.

-Иң беренче, Украинада хезмәт иткәндә, “ГАЗ” машинасына утырдым, кайткач, колхозда да машина руле артында булдым, аннан соң – РТСта, - дип сөйли дә, сөйли юбиляр. – КамАЗ белән Балтикага кадәр барып җиттем, анда печән орлыгына барган идек. Литвада да булдым. Тәүлек ярымда Башкортстаннан  шифер алып кайттым, җитәкчеләр ышанмыйча да торды. Бер дә куркып тормадым, кая кушсалар, шунда чыгып киттем. Ул елларда юлларда техника аз, тыныч иде, тукталышларда йоклап алабыз да, юлны дәвам итәбез. Техниканы яхшы белгәч, барын да үзем сүтеп җыйдым, шоферлар бер-беребезгә ярдәм иттек.  Иң авыры Казан юлы иде, парум кичүендә чират көтеп тәүлек буе торган вакытлар да булды.

Нурислам Шакировны юбилее белән котларга районнан да килделәр. Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Нурислам бабай белән Фәһимә әбинең тормыш корганнарына гыйнварда 65 ел була. Алар өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, кызганыч бер улларын җирләргә туры килгән. Бүген биш оныклары һәм ике оныкчыклары бар. Оныкчыкларына да инде 17 яшь. Бу үзе бәхет!

Шакировлар  үзләре җиткереп кергән, бөтен уңайлыклары да булган йортта гомер итәләр. Өй эшләрендә аларга инде 9 ел социаль хезмәткәр Дилә Гыйматдинова булыша. Чаллыда яшәүче уллары һәм кызлары да төп йортта еш булалар, күршедә яшәүче уллары да гел яннарында.

-Диләгә зур рәхмәт, ул гел безнең янда, - ди Фәһимә әби. – Аны үзебез эзләп алдык.

 

-Нурислам бабай белән Фәһимә әби - бик җайлы кешеләр. Аңлашып, эшлибез, үзләре дә гел ярдәмгә әзер, - дип сүзгә кушылды Дилә.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X