Лагеркадан Мироновларның чәчәк түтәлләрен читән коймалар саклый
Безнең якташлар

Лагеркадан Мироновларның чәчәк түтәлләрен читән коймалар саклый

Алар икесе дә Лагерка авылыннан. Яшьли гаилә корып, читтә гомер итсәләр дә, туган җирләренә “эзне суытмаганнар”. Язмабыз геройлары – Ирина һәм Александр Мироновлар.

Алар алты ел элек туган авылларына, Ирина Алексеевнаның төп йортына кайтып урнашканнар.

-43 ел Самара өлкәсендә, Тольятти шәһәрендә, яшәдек. Тик үземне авылдан китмәгән дә кебек хис итәм. Әти-әни олы яшьтә иде, аларга ярдәм итәргә, карарга кирәк булгач, атна саен диярлек кайтып йөрдек, - ди хуҗабикә.

Якташыбыз 17 ел дуңгызчылык комплексында эшләгән, күп еллар “Автоваз”да да хезмәт куйган. Ире Александр Викторович тракторчы-механизатор, экскаваторчы булып эшләгән. Ике уллары да Тольяттида төпләнеп, гаилә корганнар. Тик, ни кызганыч, Мироновларга бала хәсрәте дә күрергә туры килә: матур гына яшәп торганда олы уллары вафат була. Хәзер әби-бабайны дүрт оныклары сөендерә.

-Шәһәр җирендәге көйләнгән, өйрәнгән тормышыгызны ташлап кайту авыр булмадымы? – дигән сорауга алар бертавыштан:

-Читтә яшәсәк тә, туган җир һәрвакыт үзенә тартты, - диделәр.

Хуҗаларның уңганлыгы капка төбеннән үк күренеп тора: бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Ирина Алексеевна чәчәкләр үстерергә ярата икән. Шул уңайдан аның бер үзенчәлекле шөгыле ачыкланды: клумбаларына кош-корт тимәсен дип, аларның тирәләрен читән койма үреп аерып куйган.

-Без үскәндә хәзерге кебек заманча төзелеш материаллары юк иде, авыл җирендә барысының да диярлек коймалары шулай үреп ясалган иде, - дип искә алды ул. – Шуларны хәтерләп үзем дә читән коймалар ясап куям, матур да килешле дә тора.

Александр Викторовичның гаражына керсәң дә таң калырлык: һәр эш коралы гына түгел, шөрепкә кадәр – барысы да үз урынында.

-Авыл җирендә дә үзеңә шөгылен дә, мавыгуын да табып була. Бер генә дә кул кушырып утырырга вакыт юк, - диләр Мироновлар.

 


Нет комментариев