Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лагерка авылында “бай”әби яши

Лагерка авылыннан Клавдия Мишкинага 13-14 яшьтән ир-атлар гына җиңдерә торган авыр эшләрне башкарырга туры килә. Сугыш әнә шулай сыный алар буынын.

Гомумән, эштән чирканмый Клавдия. Колхозда бозаулар карый, гектар-гектар чөгендер эшкәртә. Өендә дә эше җитәрлек авыл кешесенең. Өстәвенә, ире Николай Федотович та бик иртә мәрхүм була: Клавдиягә биш баланы ялгызы аякка бастырырга туры килгән. Ул аларны ким-хур итмичә, кеше алдында йөзен кызартмаслык итеп тәрбияли.

Бүген Клавдия Павловна бай кеше: 8 оныгы бар, хәтта оныкчыкларын да күрергә насыйп булган аңа, алары да – алтау ук. Олысы, баласы-чагасы күптән түгел ялгыз яшәүче әниләре, әбиләре йортына җыелдылар. Кадерлеләренә 90 яшь тулган. Табын кордылар, котладылар юбилярны. Әбине “районнан” да килеп тәбрикләделәр, Россия Президенты исеменнән котлау хаты, район җитәкчесе бүләкләрен тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка