Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдә яшәүче 10 бала әнисе Раиса Квакова өчен тавыш бирик

Әккәрәй авылында гомер итүче Раиса Квакова быел “Нечкәбил” республика конкурсында район данын яклаячак.

Тиздән 80 яшен тутырачак Раиса Кузьминична 10 бала: биш кыз һәм биш малай әнисе. Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз күмәк хуҗалыкта эшли башлый һәм 40 елы терлекчелектәүтә. Ире Юрий Васильевич белән дә матур тормыш кичерәләр, ләкин, кызганыч, ул бик иртә гүр иясе була. Раиса Кузьминична 41 яшендә 10 бала белән тол кала, иң кечкенәсенә нибары бер яшь була.

Сынмый, сыгылмый, тормыш сөючән, уңган, булдыклы хатын-кыз балаларын аякка бастырырга көч таба, балаларына яхшы тәрбия бирә, яшьтән үк хезмәт кешесен ихтирам итәргә өйрәтә, алар барысы да мәктәптә дә яхшы укыйлар, һәрберсе махсус урта һәм югары белем ала. Бүген аның балалары арасында укытучы, шәфкать туташы, төзүче, шәхси эшмәкәр, коткаручы һәм башкалар бар. Раиса Кузьминична унике онык һәм алты оныкчыкның яраткан әбисе.

Олы яшьтә булуына карамастан, Раиса Квакова бер минут та эшсез утырмый, кыш көне бәйли, яз-җәй кош-корт үстерә, урманда җиләк, гөмбә җыя.

Якташыбыз өчен “Нечкәбил” бәйгесенең сайтына http://nechkebil.ru/participants ссылка буенча кереп, “Раиса Квакова” каршында билге куярга һәм исемлек ахырында тавыш бирергә кирәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев