Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй егете Украина чигеннән ялга кайткан

Әккәрәй егете Алексей Герасимов туган ягына чираттагы ялга кайткан. Якташыбыз Краснодар краеның Темрюк шәһәрендә Кара диңгез флотында диңгез пехотасында хезмәт итә. Алексей Дмитриевич 2013 елның сентябрендә килешү төзеп хәрби хезмәткә китә. Инде елъярым БТР төзәүчесе (наводчик) булып хезмәт иткән кече сержант хезмәтеннән бик канәгать. -Хәрби хезмәттән куркырга кирәкми, анда тәртип,...

Әккәрәй егете Алексей Герасимов туган ягына чираттагы ялга кайткан. Якташыбыз Краснодар краеның Темрюк шәһәрендә Кара диңгез флотында диңгез пехотасында хезмәт итә.

Алексей Дмитриевич 2013 елның сентябрендә килешү төзеп хәрби хезмәткә китә. Инде елъярым БТР төзәүчесе (наводчик) булып хезмәт иткән кече сержант хезмәтеннән бик канәгать.
-Хәрби хезмәттән куркырга кирәкми, анда тәртип, ашату яхшы, үзеңнең бурычыңны төгәл һәм тиешенчә үтәргә генә кирәк, - ди Алексей.
Якташыбыз 2011-2012 елларда Алтай краенда хезмәт итә, ил алдындагы бурычын үти. Армиядән кайтуга ук контракт буенча хезмәткә китәргә тели. Тик ничектер килеп чыкмый, якыннары да моңа каршы килә. Насыйп булмагандыр инде дип, язмышы белән килешеп, армиягә кадәр тракторчы-машинист һөнәре үзләштергән егет Әлмәт шәһәренә төзелеш оешмасына барып эшкә урнаша. Хезмәт хакы очын-очка ялгап барырга гына җитә, тораклы булу хакында уйларлык та түгел. Төрле уйлар белән йөргәндә Алексейга район хәрби комиссариатыннан шалтыратып, контракт буенча хезмәткә барырга тәкъдим итәләр. Ул озак уйлап тормый, ризалаша.
-Без районнан өч егет Севастополь шәһәренә киттек. Бераз хезмәт иткәннән соң Илшат Фәссахов белән безне Темрюк шәһәренә күчерделәр, - ди Алексей. - Украина чиген саклыйбыз. Монда бары килешү белән хезмәт итүчеләр генә. Квартирада торам, биредә туганнарымны да таптым.
А. Герасимов "Кырымны кайтарган өчен" медале белән бүләкләнгән. Ул килешүен тагын өч елга озайтырга ниятләп тора. Икенче тапкыр контракт төзегән хәрбиләрнең исәп-хисап счетына торак алу өчен акча җыелып бара икән. 10 ел хезмәт иткән хәрби үзе теләгән шәһәрдә тораклы була ала. Алексей да киләчәктә үз торагын булдыру, гаилә кору турында хыяллана. Бүген ул әнисенә, шәһәрдә белем алучы сеңлесенә булыша алуына да бик сөенә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы контракт