Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле суганчысы Мөгаззәмә әби үз юбилеена кунаклар җыйды

Узган гасырның 80 нче еллар башындагы бер елны Керкәле авылыннан күп балалы Фәттаховлар гаиләсе дәүләткә 9 тоннадан күбрәк суган сата. Әни кеше моннан кала колхоз эшенә, чөгендер сирәкләргә дә өлгерә.

Бүген 90 яшен тутырган юбиляр Мөгаззәмә әби Фәттахова яшьлегендә әнә шундый уңган була.

-Әни гел сыер асрады. Каймак, корт өстәлдән өзелмәде, анысы бөтенесендә булгандыр инде, ә менә сыр ул вакытта сирәк иде, әни аны ясарга өйрәнгән, без сыр да ашап үстек, - ди Мөгаззәмә әбинең туган көненә Чаллыдан кайткан кызы Сания.

Мөгаззәмә Касыйм кызы кул эшенә дә оста булган. Кызларын бизәкле-бизәкле башлыклар бәйләп киендергән, йон юрганнар, матраслар сырган. Ә бала чагында мәктәпкә 1941 елда укырга кереп,  сугыш вакытында башлангыч классларда белем алган.

-Авыр еллар инде.  Әни Елховой базарында май сатып, язарга дәфтәр алып кайта иде, - дип искә ала юбиляр ул елларны. - 4 классны бетергәч, колхозда эшли башладым, төрле эшләрдә.

Мөгаззәмә  классташы, бер урамда үскән Якубка кияүгә чыга.

-Анысының кызык бер тарихы бар. Элек бит чит авылга, туганнарга  утырмага йөрү гадәте бар иде, анда өч көнләп торасың инде. Мин  дә берсендә Туймәткә киттем.  Шунда Туймәт егетләре алып калыр, дип  Якуб мине беренче көнне үк ат белән барып алып кайтты, икенче көнне сорарга килделәр, - ди ул елларны уен-көлке белән искә төшерде әби.

Мөгаззәмә һәм Якуб  Фәттаховлар биш бала – бер ул, дүрт кыз үстергәннәр. Мәрхүм Якуб абый  комбайнчы булып эшләгән. Әйткәнемчә, гаилә  суганны да күп үстергән.

-Безнең авылда бу яшелчәне 50 нче еллар ахырында игә башлаганнар, аны һаман да шул Елховой базарында, хәтта Шентала аша поезд белән барып,  Чиләбе шәһәрендә үк сатучылар да булган. Машиналар белән килеп җыеп китүләр соңрак әле, - ди уллары Әнвәр.

Суган акчасына 1969 елда мотоцикл сатып алалар, 1984 елда яңа йорт өлгертәләр.

-Ул вакытта урамда уйнап йөрү юк иде, шулай  тиеш, эшләргә дип белә идек. Үстергәч, уңыш алуы кызык. Әти белән әни  суган акчасын алгач,  мотоцикл белән Шенталага барып, 8 кешегә бер люлька төяп киемнәр алып кайталар иде, - дип янә сүзгә кушылды  Сания.

Фәттаховлар шулай эшкә өйрәтеп үстерәләр балаларын. Рәхмәт йөзеннән алар бүген әниләренең туган көненә мул табын көйләгәннәр. Җәйләрен Мөгаззәмә әби авылда тора, кышкылыкка балалары инде биш еллап үзләре янына алып китәләр.

-Аллаһыга шөкер, алар белән бик дус яшәдек, безгә үрнәк булдылар. Берсендә шулай  килеп кердем дә,  Мөгаззәмә апа белән Якуб абзый кухняда шыпырт кына сөйләшеп утыралар “Нишлисез?” - мин әйтәм.  “Оршышабыз,” - диләр, “Нишләп бик шыпырт?” дигәч, “Балалар йоклый бит” диләр, - дип көлеп искә алды үткәннәрне табын кунагы, Мөгаззамә әбинең энесенең хатыны Ралия апа.

-Миңа бу йортта килен дип карамадылар, гел кызым, дип  дәштеләр, рәхмәт аларга.

Монысы киленнәре  Гүзәлия бәясе.

Мөгаззәмә Фәттахованы 90 яшьлеге белән районнан да барып тәбрикләделәр. Аңа район башлыгы Рамил Айбатов теләкләрен һәм бүләкләрен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина җиткерделәр.

Быел районда 32 якташыбызга – 90, 12 якташыбызга – 95 яшь тулды яки тулачак. Түбән Чегодай авылыннан Хәтимә әби Хәсәншинага 15 ноябрьдә  100 яшь була.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев