Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанка ветераны Берлинны да алышкан

1943нче елның көзендә сугышка китеп, Җиңү көнен Берлинда каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры, бик күп медальләр иясе, Казанкада яшәүче Роман Иванович Королевка 22 февральда 90 яшь тулды. Роман Королев Куйбышев өлкәсенең Чаллы - Вершина районында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. 30нчы елларда Королевлар әүвәл Искра...

1943нче елның көзендә сугышка китеп, Җиңү көнен Берлинда каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры, бик күп медальләр иясе, Казанкада яшәүче Роман Иванович Королевка 22 февральда 90 яшь тулды.

Роман Королев Куйбышев өлкәсенең Чаллы - Вершина районында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. 30нчы елларда Королевлар әүвәл Искра поселогына, аннан соң Казанкага күченәләр. Кечкенәдән үк хезмәттә чыныгып үскән егетнең яшьлеге сугыш елларына туры килә.
Сугышның өченче елы киткәч, унсигез яшьлек Романны да армиягә алалар. 1944нче елның көзендә якташыбыз беренче тапкыр сугышта катнаша. Ясско - Кишинев операциясе, Варшаваны азат итү, Одер елгасын кичү... Роман Иванович хәзер дә алар турында күз яшьләре белән сөйли. Яралана, госпитальга эләгә ул. Кабат үз теләге белән частька кайта. Берлин өчен барган сугышларда катнаша.
-2 май көнне без Германиянең капитуляциясе турында белдек, - ди Роман Иванович.- Җиңү турында хәбәрне радиодан ишеттек. Бу безнең өчен иң көтеп алган һәм иң шатлыклы хәбәр булды.
Туган якларына Королев 1950нче елны гына кайта. Ул гомере буе Казанкада яши, төрле урыннарда эшли. Авыл советы, "Красный партизан" колхозы рәисе, бригадир, хисапчы булып 75 яшенә кадәр хезмәт куя.
Озак еллар бергә гомер иткән хатыны Лидия Дорофеевна бүген инде вафат, ветеран кызы Надежда, кияве Валерий тәрбиясендә авылда яши.
-Әти әле бүген дә иртән йортка чыгып кар көрәп керде, - ди Надежда Романовна.- Телевизор карый, газеталарны лупа белән булса да карап чыга. Район газетасын аерым "тикшерә". Таныш исемнәр, фамилияләр очратса, комментарийлар да бирә әле.
Юбилярны Россия Президенты исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, хәрби комиссар Дмитрий Палаткин да килделәр.
Иске Сережкино авылында яшәүче Александра Илюхина да февраль аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул да гомере буе колхозда эшләгән. Александра Григорьевнаның хезмәт стажы - 64 ел.
Ә Иске Үтәмештән Мөгаззәмә Харисовага февральда 95 яшь тулды. Ачлык, сугыш еллары һәм аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган Мөгаззәмә Ахунҗан кызының бүген инде сәламәтлеге дә мактанырлык түгел, аяклары йөрми, ә менә күзләре яхшы күрә, ул әле газеталар да укый икән. Бу якташларыбызны да, юбилейлары белән котлап, Россия Президентының Котлау хатын һәм район җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка Берлин ветеранга Королев

2
X